Яшел Үзән

Фатирны җылыткан өчен күпме түлибез?

Хакимиятнең «кайнар линия»сенә бирелгән сорау-шикаятьләрнең нәкъ яртысы фатирны җылыткан өчен бәяләрнең артуына, ОДНга кагылышлы. Әйтик, узган атнада хакимиятнең «халык контроле», «кайнар линия» телефоннары буенча 89 кеше мөрәҗәгать иткән булса, шуларның 45 проценты ОДНның, фатирны үзәктән ягып җылыткан өчен бәянең торган саен күтәрелә баруына дәгъва белдергән. Яшел Үзән шәһәренең мәгълүмат-исәп-хисап үзәге...

Хакимиятнең «кайнар линия»сенә бирелгән сорау-шикаятьләрнең нәкъ яртысы фатирны җылыткан өчен бәяләрнең артуына, ОДНга кагылышлы.
Әйтик, узган атнада хакимиятнең «халык контроле», «кайнар линия» телефоннары буенча 89 кеше мөрәҗәгать иткән булса, шуларның 45 проценты ОДНның, фатирны үзәктән ягып җылыткан өчен бәянең торган саен күтәрелә баруына дәгъва белдергән.
Яшел Үзән шәһәренең мәгълүмат-исәп-хисап үзәге директоры Елена Измайлова белдергәнчә, бөтен нәрсә закон кысаларында эшләнә. Фатирны җылыткан өчен халык торак бинада җылыны исәпләп торучы махсус прибор күрсәткече буенча түли. Әлеге прибор байтак торак йортның подвалында урнаштырылган. Җылыны исәпкә алучы прибор куелган торак йортларда яшәүчеләр соңгы бер-ике елда җылы өчен азрак түли башлаган. Җитәкченең чыгышыннан мәгълүм булганча, узган елда шәһәр халкы җылы өчен элеккеге еллар белән чагыштырганда 45 миллион сум кимрәк түләгән. Җылылык өчен түләүне исәпләгәндә, әгәр торак йортта прибор булса, торак йортка бирелгән җылылык энергиясе, йортның торак һәм торак булмаган гомуми мәйданы (подвал, подъездны җылыту исәпкә алына), җылылык энергиясенә тариф алына. Көннәр салкын торса, фатирны җылыткан өчен энергия күбрәк тотыла һәм, шуңа ярашлы рәвештә, халык күбрәк түләргә тиеш. Фатирың зуррак булган саен акчаңны күбрәк чыгарып салырга туры киләчәк. Гомуми файдалану урыннары, шул ук подвалны, подъездны җылыткан өчен, фатирның зурлыгына карап, пропорциональ рәвештә түләргә кирәк.
Элекке еллардан аермалы буларак, фатирны җылыткан өчен соңгы елларда ягу сезонында гына түләү кертелде: сентябрьдән апрельгә кадәр - 8 ай өчен. Җәйнең эссе көннәрендә халыкка түләргә туры килмәс.
Счетчик куелмаган йортларда яшәүче халык фатирын җылыткан өчен норматив буенча түләргә мәҗбүр һәм, мондый торак йортларда яшәүчеләр дә сентябрь - апрель айларында гына түләп, елның калган 4 ае өчен түләүдән азат ителә: фатирыңа җылы җибәргәч - түлисең, җылыны өзүгә, май аенда түләүдән туктыйсың, димәк.
- РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маенда чыккан 354нче карары гамәлгә кергәннән соң торак-коммуналь хезмәтләр өчен ай саен күбрәк түләргә туры килә, - дип хәбәр итә Елена Измайлова. - Мәсәлән, 2012 елның беренче яртысында 98,5 миллион сум түләргә кирәк дип исәпләсәк, 2012 елның июль-август айларында (2012 елның 1 июленнән тарифлар күтәрелде) 104,2 миллион сум түләргә кирәк иде. 2012 елның августында торак йортларны җылыткан өчен - 37,8; сентябрьдә - 24,7; октябрьдә - 34,9; ноябрьдә - 47,3; декабрьдә - 58,8; 2013 елның гыйнварында - 63,9; февральдә 73 миллион сум түләргә кирәк дип исәпләп чыгардык.
Җитәкчеләрнең дүшәмбедә Горький исемендәге мәдәният сараенда узган киңәшмәсендә чыгыш ясаган Елена Измайлова әйтүенә караганда, халыкның күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен 2013 елның 1 мартына 224,5 миллион сум бурычы җыелган.
Әлифел ТАРАЗОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: