Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эзләсәң, эше табыла ул

Эшсез калып, эш эзләп йөрүчегә җае табыла аның. Теләк һәм омтылыш кына булсын. Ә менә югары белемлеләргә эш табуы чагыштырмача катлаулырак икән. Моны Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге мәгълүматларыннан да күрергә була. Былтыр, мәсәлән, зур предприятиеләрдә эшче һөнәре буенча вакансияләр күбәйгән. Мәшгульлек үзәге исәбенә хәтта икенче һөнәр үзләштерергә дә була. Әмма...

Эшсез калып, эш эзләп йөрүчегә җае табыла аның. Теләк һәм омтылыш кына булсын. Ә менә югары белемлеләргә эш табуы чагыштырмача катлаулырак икән.
Моны Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге мәгълүматларыннан да күрергә була. Былтыр, мәсәлән, зур предприятиеләрдә эшче һөнәре буенча вакансияләр күбәйгән. Мәшгульлек үзәге исәбенә хәтта икенче һөнәр үзләштерергә дә була. Әмма яшьләрнең күбесен заводлар кызыксындырмый. Аларны хезмәт хакы канәгатьләндерми, йә булмаса «проходной» системасын үз итмиләр. Теләмәсәң, сәбәбе табыла. Ә хәзер зур предприятиеләр дә бер урында таптанмыйлар. Яшьләргә үсәргә мөмкинлек бирәләр. Заводларга эшчеләр кирәк булып кына торса да, 2012 елга 412 кешенең эшсез калу ихтималы планлаштырып куелган булган. Бәхеткә, ул 89 кеше белән чикләнгән. Эшсез калган 59 кеше Яшел Үзән мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән.
- 2010 елдан бирле эшсезлекнең кимүен теркибез, - дип сөйли Яшел Үзән мәшгульлек үзәге җитәкчесе Резидә Вәлиева. - 2012 елда 2222 кеше рәсми рәвештә эшсез дип танылды. Ә 2013 елның 1 гыйнварына 1220 эшсезне исәпкә куйдык һәм бу 2011 ел белән чагыштырганда 25 процентка ким килеп чыкты. Вакансияләрнең 32 процентка артуын билгеләргә кирәк (1033 берәмлек). Аларның күбесе эшче һөнәренә кагыла. Шулай итеп, бүген хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты бер эш урынына 1,2 кеше тәшкил итә.
Р.Вәлиева сүзләренә караганда, теркәлгән эшсезләрнең күбесе хатын-кызлар икән. Инвалидлар да бар. Халыкка эш табарга ярдәм итү программасын гамәлгә ашырганда 2 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылган. 51 инвалидка вакытлыча эш тә табып биргәннәр әле. Мәшгульлек үзәге уздырган 11 ярминкәгә 1 меңнән артык кеше килгән. Болардан тыш, профориентация бирү, психологик ярдәм күрсәтү, квалификация күтәрү программаларында да шактый кеше катнашкан.
Башка елларга караганда, 2012 елда җәмәгать эшләренә 700дән артык кеше җәлеп ителеп, ул 2011 елдан 59 процентка күбрәк. Меңнән артык яшүсмергә мәгариф учреждениеләренең хезмәт бригадалары составында эшләргә мөмкинлек бирелгән.
Хезмәт базарында киеренкелекне киметү максатыннан Яшел Үзәннең зур заводларында эшләүче 400дән артык эшче икенче һөнәр үзләштереп, аның өчен ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министрлыгыннан 4 миллион сумнан артык акча күчергәннәр.
Баласын 3 яшькә кадәр тәрбияләп яңадан эшкә чыккан 18 хатын-кызга квалификация күтәрү мөмкинлеге дә табылган.
Былтыр, инвалидлар өчен 8 эш урыны булдырган өчен - 400 мең сум, ә күп балалы ата-аналарга 6 эш урыны өчен 180 мең субсидия бирелгән.
25 эшсез кеше былтыр, 1470 мең сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгәч, халыкка юридик хезмәт күрсәтү, фитнес-класс, ателье, дизайн-студия, сайтлар ясау, ваклап сату кебек шәхси эш ачып җибәргән.
2012 елда 12 меңнән артык кеше мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән төрле эшкә җәлеп ителеп аңа - 6 миллин сумнан артык, ә өстәмә чараларда 500гә якын кеше катнашып, аңа 7 миллион сумнан артык акча тотылган.
Резидә Вәлиева аңлатуынча, 2013 елда да, хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча махсус программаларны гамәлгә ашыру, шул ук вакытта эшсезләрне җәмәгать эшләренә, әйтик, территорияләрне төзекләндерүгә җәлеп итү күздә тотыла. Әлбәттә, эш эзләүчеләр арасында конкурентлык булдыру максатыннан, икенче һөнәр үзләштерү көн үзәгеннән төшмәячәк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев