Яшел Үзән

Эшмәкәрләр җыелды

24 гыйнварда Горький исемендәге мәдәният сараенда шәһәр һәм районның 150дән артык эшмәкәре район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин белән очрашты. Соңгы берничә елларда эшмәкәрләрнең район җитәкчесе белән мондый зур очрашуы булмаганга күрә, сораулар, тәкъдим-теләкләр күп яңгырады залда. Очрашуда мәгълүм булганча, эшмәкәрләр бюджетка саллы гына өлеш кертә. Әйтик, узган елда җирле...

24 гыйнварда Горький исемендәге мәдәният сараенда шәһәр һәм районның 150дән артык эшмәкәре район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин белән очрашты. Соңгы берничә елларда эшмәкәрләрнең район җитәкчесе белән мондый зур очрашуы булмаганга күрә, сораулар, тәкъдим-теләкләр күп яңгырады залда.
Очрашуда мәгълүм булганча, эшмәкәрләр бюджетка саллы гына өлеш кертә. Әйтик, узган елда җирле бюджетка кергән салым акчасының 21 проценты - эшмәкәрләр өлеше. 2011 елда алар җирле бюджетка 142 миллион сум акча күчергән булса, былтыр 250 миллион сум акча керткән. Тик эшкуарлар, әллә белеп, әллә белмичә, дәүләт ярдәменнән аз файдалана. Былтыр республика программалары буенча нибары 12 грант отканнар.
Очрашуда Татарстан Республикасының икътисад һәм сәнәгать министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин белдергәнчә, кече бизнеска ярдәм итү буенча республика программалары шактый. «ТР кече бизнес буенча лизинг компаниясе» ширкәте директоры Айрат Каюмов финанс проектларын лизинг схемасы буенча түләү тәртибен аңлатты. Докладчыларның сүз сөрешеннән аңлашылганча, дәүләттән акчалата ярдәм алу өчен, эшмәкәрнең бюджетка сукыр тиен бурычы да булмаска тиеш. Икенчедән, документларны махсус фирмалар әзерләгән булса да, алар бигүк дөрес тутырылмый. Дөрес, болар - формаль, механик хата, тик барыбер хата инде. Шунлыктан бөтен эш бик грамоталы булырга тиеш. Әмма дәүләттән матди ярдәм алу өчен, эшмәкәрне мондый чатаклыклар гына куркытырга тиеш түгел.
Бүтән байтак сорау да тикшерелде очрашуда. Тормышның, яшәешнең төрле тармагына кагылышлы иде алар. Аерым алганда, шәһәр уртасындагы базар эшчәнлеге (шәһәр базары, җитәкче фикеренчә, киез итек һәм толып киеп сатучылары белән XX гасырда калган), шәһәр урамнарына һәм яңа төзелә торган торак йортлар тирәсенә агачлар һәм чәчәкләр утырту, торак бинаны торак булмаган объектка күчергәндә торак-коммуналь хезмәт өчен түләү мәсьәләсе, җирне оформить итү, чиновник структураларында документларның озак ятуы, шәһәрдә һәм районда конкуренциянең тигез булмавы, «Яңа Тура» технополисында аренда өчен түләү турында.
Күгәй җир пайчылары вәкиле Варис Әдиятуллинның соравы җирне рәсмиләштерүгә кагылган иде. Аңа җавап итеп, район башкарма комитеты җитәкчесе А.Тыгин, җир һәм бүтән мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен, Күгәй авыл җирлегенә җыенга шәхсән үзе барачагын белдерде.
Киңәшмә барышында районда эшмәкәрлекнең координацион советы төзелде һәм аның рәисе итеп район башкарма комитеты җитәкчесе сайланды. Совет составына «Зеленодольск-«Волжская Венеция» иҗтимагый хәрәкәте рәисе Алексей Соловьев та керде.
А.Тыгин белдергәнчә, мондый очрашулар даими булачак.
Әлифел Таразова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: