Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшләсәң, акча түләрләр

Юллар һәм тротуарлар кардан һәм катып калган боздан тиешенчә чистартылган очракта гына күрсәтелгән хезмәт өчен торак-коммуналь хуҗалыкларга, юл чистарту өчен җаваплы оешмаларга бюджеттан тиешле күләмдә акча түләнәчәк. Бу хакта предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең 24 декабрьдә Горький исемендәге мәдәният сараенда узган дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Александр...

Юллар һәм тротуарлар кардан һәм катып калган боздан тиешенчә чистартылган очракта гына күрсәтелгән хезмәт өчен торак-коммуналь хуҗалыкларга, юл чистарту өчен җаваплы оешмаларга бюджеттан тиешле күләмдә акча түләнәчәк.
Бу хакта предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең 24 декабрьдә Горький исемендәге мәдәният сараенда узган дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Александр Тыгин хәбәр итте. Җитәкчеләр киңәшмәсен А.В.Тыгин алып барды.
Көн саен кар яумагач, шәһәр урамнарында кар чистартучы техника күренми иде әле. Дөресен генә әйткәндә, юлларга һәм тротуарларга боз каткан булса да, шулай тиеш дип кабул иткән идек инде. Транспорт юлы да, тротуарлары да, гамәлдәге законнар нигезендә, бәла-каза булмасын өчен, ачык булып күренеп торырга тиеш. Юлларны һаман чистартып, тәртиптә тотарга кирәклеген искә төшерделәр дүшәмбе киңәшмәсендә. Җаваплы хезмәт җитәкчеләре кисәтүне, йомшак әйтелсә дә, дөрес аңлады: дүшәмбедә көндез Гоголь урамында берничә берәмлек техника юлларны чистартуга керешкән иде инде.
Киңәшмәдә яшьләр идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин балаларның кышкы каникул көннәрендә спорт чараларын оештыру турында сөйләде. «Авангард» стадионында, ниһаять, су сибеп, шугалакка боз катырачаклар. Көннәр җылытып, боз эреп бетмәсә, каникул көннәрендә балаларга шуарга урын булыр дип ышанасы килә.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купоросова Яңа ел һәм кышкы каникул көннәрендә балалар өчен уздырылачак чараларны санап чыкты. 24-29 декабрьдә - балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә Чыршы бәйрәме. 21926 бала Кыш бабай күчтәнәче алачак, шул исәптән 7219ы - балалар бакчасында тәрбияләнүче, 13047се - мәктәп укучы, 1660ы - балалар йортларында, «Гнездышко»да тәрбияләнүчеләр, теге яисә бу сәбәп белән бакчага йөрмәүчеләр, инвалид-балалар. Укуда, спортта, сәнгатьтә, җәмәгать эшендә үзен күрсәткән сәләтле балалар 26 декабрьдә Казанга республика чыршысына сәяхәт кылырга әзерләнә. Сәләтле балалар өчен районда да чыршы бәйрәме оештырыла.
Муниципаль заказ дирекциясе җитәкчесе Рамил Садыйков дирекция эше турында хисап тотты. Аңлашылганча, кайбер муниципаль заказлар, конкурста катнашырга теләп бер генә заявка бирелгәнгә күрә, бүтән вакытка күчерелгән, йә бөтенләй үткәрелмәгән, нәтиҗәдә бюджет акчасы тулы күләмдә файдаланылмаган. Ел тәмамланып килү сәбәпле, файдаланылмаган бюджет акчасы районга бирелмәскә дә мөмкин, шуңа күрә конкурсларны, кайсы гына тармаккка кагылса да, вакытында үткәрү тиешле.
А.Тыгин, 1нче каналда бара торган «Голос» телепроектында катнашып, Яшел Үзәнне - Зеленодольскины бөтен Россиягә таныткан Динә Гариповага ярдәм итү юлларын эзләргә кирәк дигән фикерне әйтте.
Киңәшмәдә ел дәвамында спортта билгеле бер нәтиҗәләргә ирешкән хезмәт коллективларына дипломнар, бүләкләр тапшырылды.
Урал САЛАВАТОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250