Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшлим дисәң, эш тә, акча да бар

Районда 1306 - кече эшмәкәрлек субъекты (ягъни предприятиесе), 3346 хосусый эшмәкәр теркәлгән. Берләштерелгән бюджетка кергән салымның 21 проценты кече һәм урта эшмәкәрлек бизнесына туры килә. - Зур булмаган предприятиеләргә, эшмәкәрләргә ярдәм итүдә «Зеленый Дол» инвестиция үзәге күләмле эш башкара, - дип сөйли үзәк җитәкчесе Ринат Сәйфуллин җитәкчеләр киңәшмәсендә. - Үзәк...

Районда 1306 - кече эшмәкәрлек субъекты (ягъни предприятиесе), 3346 хосусый эшмәкәр теркәлгән. Берләштерелгән бюджетка кергән салымның 21 проценты кече һәм урта эшмәкәрлек бизнесына туры килә.
- Зур булмаган предприятиеләргә, эшмәкәрләргә ярдәм итүдә «Зеленый Дол» инвестиция үзәге күләмле эш башкара, - дип сөйли үзәк җитәкчесе Ринат Сәйфуллин җитәкчеләр киңәшмәсендә. - Үзәк программа документларын эшләүдә катнаша, инвестиция эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Быел эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә тәвәккәлләгән 200дән артык кеше, «Зеленый Дол» инвестиция үзәге» автоном учреждениесенә килеп, хосусый предприятие ачу, дәүләттән ярдәм алу буенча киңәш алды һәм аларның кайсыберләре эшмәкәрләргә ярдәм итә торган дәүләт программаларында катнашты. Инвестиция үзәге белгечләре, киңәш-консультация бирү максатыннан, көн саен бизнес вәкилләре белән очраша. Эшмәкәрләргә ярдәм итү йөзеннән һәр атнада семинарлар үткәрелә.
Соңгы өч елда «Үз-үзеңә эш-шөгыль табу» дәүләт программасы буенча 450дән артык кеше үзенең бизнесын башлап җибәргән. Бүгенге көнгә 45 эшмәкәр һәм оешма, гамәлдәге дәүләт программаларына нигезләнеп, ярдәм алырга заявка биргән булган, шуларның 28е, кирәкле документларны вакытында һәм дөрес әзерләп тапшырып, 16 миллион сумлык ярдәм алган да. «Лизинг-грант» дәүләт программасы буенча муниципаль районнан 22 кече һәм урта бизнес вәкиле грант алуга теләк белдергән, шулардан 10сы, конкурс нәтиҗәләре буенча финалга узып, барысы 14 миллион сумга якын субсидия алуга ирешкән.
Эшмәкәрләргә, дәүләттән субсидия алу һәм шуның нигезендә эшне җәелдереп җибәрү өчен, бүтән төрле программалар да бар. Әйтик, «Инновации» дип аталганы. Безнең районнан дүрт эшмәкәр заявка бирүен биргән, әмма берсе дә комиссия иләге аша уза алмаган. Ә менә «Социаль бизнес» программасы буенча сигез заявкадан икесе, финалга барып җитеп, грант алу бәхетенә ирешкән. Болар - «Казак» (тимерче эше) һәм «Ачык һавада татар этнография музее» ширкәтләре. Грантның гомуми күләме 609829 сум. Болардан тыш, халыкны эшкә урнаштыру үзәге ярдәме белән 16 кешегә грант бирелгән.
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрдән, җитәкче сүзләренә караганда, грант алуга заявкалар аз. «Татарстанда 2012-2014 елларда эш башлаучы фермерларга ярдәм» программасы буенча быел нибары өч заявка бирелгән, шуларның бары тик берсе, җиңүчеләр рәтенә кереп, 1,5 миллион сумлык грант откан. Республиканың бүтән районнарында, әйтик, Теләчедә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр арасында грант отучылар, ягъни дәүләттән матди ярдәм алучылар байтак.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев