Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшкә өйрәнергә

Бала карарга 3 ел ял алган ханымнарга вакытны тагын да файдалырак уздырырга була. Шәһәрнең мәшгулълек үзәгендә яңа һөнәргә уку мөмкинлеге оештырыла. Теләгән кеше бушлай түбәндәге һөнәрләргә өйрәнә ала: - коммерция буенча менеджер - 3 ай; хезмәткәрләр буенча менеджер - 3 ай; секретарь-референт - 3 ай; чәч алучы - 3 ай;...

Бала карарга 3 ел ял алган ханымнарга вакытны тагын да файдалырак уздырырга була.

Шәһәрнең мәшгулълек үзәгендә яңа һөнәргә уку мөмкинлеге оештырыла. Теләгән кеше бушлай түбәндәге һөнәрләргә өйрәнә ала:
- коммерция буенча менеджер - 3 ай; хезмәткәрләр буенча менеджер - 3 ай; секретарь-референт - 3 ай; чәч алучы - 3 ай; пешекче - 3 ай; маникюр ясаучы - 1 ай; бухгалтер - 1 ай; штукатур-маляр - 3 ай.
Эшсез калган һәм Яшел Үзән мәшгулълек үзәгендә теркәлгән кешегә башка төр һөнәргә уку мөмкинлеге бирелә. Уку вакытында стипендия түләнелә. Һөнәрләр исемлеге:
- машина рәтләү слесаре - 4 ай; электрогазосварщик - 4 ай; бухгалтер - 3 ай; ташчы - 3 ай; коммерция эшчәнлеге буенча менеджер - 3 ай; хезмәткәрләр буенча менеджер - 3 ай; чәч алучы - 3 ай; пешекче - 3 ай; секретарь-референт - 3 ай; балта остасы - 3 ай; штукатур-маляр - 3 ай; электромонтер - 3 ай; компьютер буенча дизайн - 2 ай; плитә ябыштыручы - 2 ай; оператор ЭВМ - 1 ай; маникюр ясаучы - 1 ай.
Һәр очракта да мәшгулълек үзәгенә (6нчы кабинет) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәмә белешмә кирәк булганда 5-56-91 телефоны буенча шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев