Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшкә тотынганда дәүләт ярдәме

Яңа эш оештырган кешегә ярдәм бигрәк тә урынлы була. Авылда гап-гади эш - сыер фермасы ачыйм дисәң дә, байтак кына чыгымланырга туры килә. Абзар төзергә, сөт саву аппараты сатып алырга, нәселле сыер алырга... Кыскасы, барысына да акча таләп ителә. Әйтергә кирәк, дәүләт игътибарсыз калдырмый андый эшкә батыр кешеләрне. Төрле программалар...


Яңа эш оештырган кешегә ярдәм бигрәк тә урынлы була. Авылда гап-гади эш - сыер фермасы ачыйм дисәң дә, байтак кына чыгымланырга туры килә.

Абзар төзергә, сөт саву аппараты сатып алырга, нәселле сыер алырга... Кыскасы, барысына да акча таләп ителә. Әйтергә кирәк, дәүләт игътибарсыз калдырмый андый эшкә батыр кешеләрне. Төрле программалар буенча акчалата ярдәм күрсәтә. Биредә менә шул ярдәм төрләрен китерәбез.
1. Татарстан Республикасында 2012 - 2014 елларда «Эш оештыра башлаучы фермерларга ярдәм» программасы буенча 1,5 миллион сумга кадәр грант.
2. Татарстан Республикасында 2012-2014 елларда «Мал асраучы гаилә фермаларын үстерү» программасы буенча 5 миллион сумга кадәр грант.
3. Банк кредиты процентын өлешчә каплау буенча дәүләт программасы. Бусы ферма төзегәндә, маллар сатып алганда яисә токымлы атлар үрчеткәндә банклардан алынган кредитларга кагыла.
4. Яңа җиһазлар сатып алучыга 50/50 дип йөртелгән программа.
5. Сарык һәм кәҗәләр үрчетүче фермерларга субсидия.
6. Авыл хуҗалыгы техникасын алучыга «Лизинг-грант» программасы.
7. Күркә үстерүче фермерларга муниципаль район ярдәме.
Төгәлрәк мәгълүмат кирәк булган очракта, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итүгез сорала.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев