Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ЭШЕН БАШЛАУЧЫ ФЕРМЕРГА 1 МЛН. 750 МЕҢ СУМ АКЧА БИРЕЛӘ

Сүз дә юк, вакытында күрсәтелә торган ярдәм бигрәк тә кадерле. Рәхмәт төшкере, дәүләт авылда эш оештырып җибәрүчегә менә шундый зур акча бирмәкче. Кредит фәлән кебек бурычка да түгел - бушка! Билгеле, андый субсидияне алу өчен ниндидер шартларның үтәлүе зарур. Акчаның уптым илаһи гына бирелмәячәген һәркем дә аңлый булыр. Менә шул...

Сүз дә юк, вакытында күрсәтелә торган ярдәм бигрәк тә кадерле. Рәхмәт төшкере, дәүләт авылда эш оештырып җибәрүчегә менә шундый зур акча бирмәкче. Кредит фәлән кебек бурычка да түгел - бушка! Билгеле, андый субсидияне алу өчен ниндидер шартларның үтәлүе зарур. Акчаның уптым илаһи гына бирелмәячәген һәркем дә аңлый булыр. Менә шул шартлар, акчаны алу өчен нәрсәдән башларга, кемгә мөрәҗәгать итәргә, аны нинди эшләргә тотарга мөмкин булуы һ.б. турында районның авыл хуҗалыгы идарәсе оештырган киңәшмәдә белергә мөмкин булды.

Киңәшмәне Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин ачты. Анда авыл җирлеге башлыклары һәм шул җирлек авылларында үзенең эшен оештырып җибәрергә ниятләгәннәр килгән иде.
Әлеге киңәшмәне дәүләт субсидиясенә кагылышлы сорауларга җаваплар бирү дип тә әйтергә була. Алдан авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин райондагы фермерлык эшенең торышы турында чыгыш ясады. Яшел Үзән районы авылларында бүгенге көндә 8 фермер бар. 2010 елгы дәүләт ярдәмен өчесе алган инде. Быел ике төрле субсидия каралган. Ферма оештырырга керешкән тәвәккәлләргә 1,750 миллион сум акча бирелә. Аның 1,5 миллионын эшкә, ә калган 250 меңен фермер үзенең яшәү шартларын яхшырту максатында тота ала. Инде гаилә фермасы булганнарга исә 2,7 миллион сум акча алу мөмкинлеге бар. Бу зур субсидия, нигездә, ферма төзү, нәселле терлек һәм технология җиһазлары сатып алу өчен каралган. Дәүләт ярдәмен алу бәйгесендә катнашырга теләп безнең районнан 29 кеше гариза биргән инде. Бу - әйбәт нәтиҗә. Аңа ирешү өчен авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре күп көч куйган.
Билгеле, киңәшмәдә бирелгән сораулар әлеге субсидияләргә генә кагылышлы булмады. Җирдә үз эшен оештырганда төрле аңлашылмаучылыклар туарга мөмкин бит. Әле алар авылларына карап та аерыла иде. Шуңа күрә район башлыгы Сергей Батин һәр фермер белән аерым аңлату эшләре алып барырга мөмкинлек бирелүен әйтте. Аларның гозерен район оешмалары бер нинди чиратсыз караячак, дип белдерде ул.
Киңәшмә беткәч, авыллардан килгән фермерлар белән таныштым. Мондый эшлекле сөйләшүдән кеше нинди фикер белән чыга икән, дип кызыксындым. Җыеп кына әйткәндә, эш кешеләренең җаваплары җитди булды.
- Без - авыл кешеләре, мал-туар карарга өйрәнгән инде. Тулысынча мөстәкыйль эшләү өчен җитештергән продукция белән сату итә һәм кергән акча белән эш итә белү дә сорала хәзер. Эшмәкәр булу таләп ителә бездән. Күбебез әзер түгел әле моңа. Менә бу субсидияне алу өчен, әйтик, бизнес-план төзергә кирәк. Фермер үзе язмас, мөгаен, аны. Димәк, кемгәдер ясатырга туры киләчәк, ә аның өчен акча чыгармый булмый. Яки ферма төзер өчен аның проектын да сыздырып алырга кирәк - аны да бушка эшләмәсләрдер... Ниндидер «кәгазьләр» өчен, тир түгеп тапкан, акчаны чыгаруы җиңел түгел. Менә бу кечкенә генә мисалдан шунысы да аңлашыла бит. Акча белән эш йөртә белү дә үзенә бертөрле осталык. Фермер кешегә эшмәкәрлеккә дә өйрәнергә туры килә...
Авыл хуҗалыгы идарәсе оештырган киңәшмә, димәк, җитди уйландыра алган кешене.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250