Яшел Үзән

ЭШЧЕСЕНӘ ӨЙ САЛУЧЫ ХУҖАЛЫК

Беләм, кеше ышанмавы да мөмкин минем бу сүземә. Хәзерге заманда үзенең хезмәткәрләренә йорт төзеп бирүче хуҗалыклар бармыни ул?! Ә менә бар икән андый оҗмах почмагы, ерак та түгел, үзебезнең районда урнашкан ул хуҗалык. «Овощевод» күмәк хуҗалыгы ел ахырына чираттагы өч катлы йортын җиткереп, 18 гаиләгә Яңа елны иркен фатирда бәйрәм...


Беләм, кеше ышанмавы да мөмкин минем бу сүземә. Хәзерге заманда үзенең хезмәткәрләренә йорт төзеп бирүче хуҗалыклар бармыни ул?! Ә менә бар икән андый оҗмах почмагы, ерак та түгел, үзебезнең районда урнашкан ул хуҗалык. «Овощевод» күмәк хуҗалыгы ел ахырына чираттагы өч катлы йортын җиткереп, 18 гаиләгә Яңа елны иркен фатирда бәйрәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Димәк, биш-алты айдан Әйшәдә өй туйлары гөрлиячәк!

Ильяс САЛИХҖАН

Чыннан да, бу турыда ишеткәч, мин үзем дә гаҗәпкә калдым. Фатир бәяләре миллионнар белән исәпләнгән вакытта аны бушка алу мөмкинлеге кемне генә битараф калдырыр икән! Кызыксынып, мин «Овощевод» күмәк хуҗалыгына барып чыктым. Аның директоры Варис Сөнгатулла улы Идиятуллин белән очрашкач та, беренче итеп шул турыда сораштым.
Баксаң, быел төзелеп яткан йорт дүртенчесе икән инде хуҗалыкның. Без аларны карап чыктык. Соңгысы - 2000 елда тапшырылганының фатирларына да кердек. Иркенлек күзгә ташланды анда. Ике бүлмәлесе - сиксән, өч бүлмәлесе йөз ун квадрат метр зурлыкта икән. Фатирларда шәһәрдәгечә барлык шартлар да тудырылган, әлбәттә. Баскыч төпләрендәге тәртип, аллы-гөлле матур чәчәкләр үскән җыйнак ишегалдындагы чисталык та кызыгырлык иде.
Заманы шул булгач, нишлисең, сүзебез, билгеле, үзеннән-үзе акчага күчте. Баштан ук телне кычыттырган сорауны бирдем, ягъни йорт салырга акчаны каян алулары турында сорадым директордан.
- Эшләп табабыз. Күпләр терлекчелекне һәм бигрәк тә сөт җитештерүне отышсыз эшкә тиңли. Минемчә, авырлыклардан курыкканга туа мондый фикер. Тегеннән алып монда сатып тиз генә баеп китәргә телиләр бит хәзер. Көн дә, җиң сызганып, хезмәт итүне өнәмиләр. Ә без хезмәттән курыкмыйбыз - нинди генә авыр елларда да терлекчелекне саклап кала алдык. Токымлы малларны, фермаларны таратмадык. Һәм анда эшләүче белгеч-осталар да, яхшыдан тагын ни дә булса эзләүдә мәгънә күрмичә, бездә калдылар. Хәзерге көндә 500 савым сыерыбыз бар. Аларның һәрберсе елына 30 мең сум чамасы табыш кертә безгә. Аннары 1350 баш мөгезле эре терлек һәм бозаулар тотабыз. Үгезләрне симертеп иткә тапшырабыз. Ул тармак безгә елына 9-10 миллион сум табыш кертә. Менә шул эшләр бәрабәренә төзелә инде бу йорт та, - дип җавап бирде Варис Сөнгатулла улы.Директор, әлбәттә инде, менә шул табыш чыганагында эшнең ничек оештырылуын да сөйләп бирде. Терлекчеләр бригадаларга бүленгән, барлыгы 5 бригада хезмәт итә фермада. Бер бригада тулысынча үгезләрне иткә симертү белән шөгыльләнә. Дүрт кеше бозаулар карый. Калган дүрт бригада савым сыерлар карау белән мәшгуль. Сыер савучы осталар барысы - 18 кеше... Тәҗрибә күрсәткәнчә, эшнең менә шулай бүлгәләнеп алып барылуы бик зур отыш бирә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра. Шуңа бәйле рәвештә, эшченең хезмәт хакы да әйбәт булуын әйтергә кирәк биредә. Мәсәлән, июньдә ярты ай гына эшли алган сыер савучы да 14 мең сум акча алган анда. Иң тәҗрибәле савучыга ике тапкыр диярлек күбрәк чыгуын да әйтте хуҗалык җитәкчесе.
Дөрес, исеме җисеменә туры килеп бетми әле «Овощевод»ның. Элек бәрәңге, кәбестә, кишер һәм чөгендер кебек яшелчә үстереп тә танылган хуҗалык ул, югыйсә. Әмма 2003 елда, җир сату шаукымы кузгалгач, пай җирләре сатылып, яшелчәгә басу калмый. Калган кырларында исә малларга кышка печән-сенаж әзерләү өчен күпьеллык үлән үстерәләр икән. Шулай да, өметсез - шайтан, дигәндәй, монда да җирне кайтарырга өметләрен өзмәгәннәр.
- Иделгә дә якын булгач, ике шәһәр арасында урнашкан җирләребезгә кызыгучылар ишле булды, әлбәттә. Әмма сатып алучыларның ник берсе шул җирдә эш оештырсын икән?! - дип сөйләде директор бу турыда. - Канун буенча, җир 3 ел тик ятса, дәүләт аны үз карамагына кайтара ала. Менә без шул канунга таянып яшелчә үстергән кырларыбызны кайтарырга телибез. Максатыбызга ирешербез дип уйлыйм мин. Шикләнмим, «Овощевод» яшелчә үстерәчәк!
Өметләре аклана күрсен, әлбәттә. Моннан дәүләткә дә, халыкка да файда. Яшелчә үстергән чакларда 550 кешене эш белән тәэмин итә алганнар анда. Җәмгысы 18 төр социаль ярдәм күрсәтелә торган була ул чакта. Эш хаклары да шәһәрдәгедән ким булмаган, билгеле. Калага якын җирдә шул кадәрле кешене ничек тотар идең!
Күргәнебезчә, «Овощевод»та эшләүчеләр хәзер дә кыерсытылмый. Югары хезмәт хакы дисеңме, яңа фатир бирү (хуҗалыкта ун ел эшләгән очракта) дисеңме... Билгеле, мондый яхшы мөгамәлә булган җирдә кеше эшенә чын күңелдән, теләп йөри.
Боларның барысы да, асылда, хуҗалык җитәкчесенә бәйле булуы аңлашыла инде. Халык моны белә. Үз күзем белән күрдем дисәм дә ярый бусын: йортлар карап йөргәндә урамда очраган һәркайсының, янәшәмдә атлаган Варис Сөнгатулла улы белән исәнләшеп, аңа ихтирам күрсәтүе игътибарымнан читтә калмады, билгеле. Бирегә 1983 елда килеп утызынчы елын эшләүче директорның кешелекле булып кала алуына гаҗәпләнми мөмкин түгел. Сөйләшеп аралашканда мин шуны абайладым: үзе эшләгән һәр төр эшне аңлатырга теләгәндә ул, әни миңа менә болай әйтә иде, дип үзенең әнисе әйткәннәрне исенә төшерүдән башлады... Инде үзе дә җитмеш дүрт яшь белән барган инсан хәзер дә әнисе әйткәннәрне онытмыйча, аларны кыйбла итеп тота икән - ул, һичшиксез, кешегә авырлык ясамас дигән, фикергә килдем мин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: