Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эш сөйгәннәр һәрчак кадерле

Тырыш, булдыклы, хезмәт сөючән эшчеләрне һәм белгечләрне 6-17 июль көннәрендә башкалабыз Казанда узачак XXVII җәйге Универсиада объектларында эшләргә һәм спорт чараларында катнашучы спортчыларга хезмәт күрсәтергә чакыралар. Дөрес, Яшел Үзәннең йөзләгән югары квалификацияле эшчесе, грамоталы хезмәткәре Универсиада объектларында эшли дә инде. «Казан-Арена» стадионын төзеп бетерүдә дистәләрчә эретеп ябыштыручы, бүтән төр хезмәт...

Тырыш, булдыклы, хезмәт сөючән эшчеләрне һәм белгечләрне 6-17 июль көннәрендә башкалабыз Казанда узачак XXVII җәйге Универсиада объектларында эшләргә һәм спорт чараларында катнашучы спортчыларга хезмәт күрсәтергә чакыралар.
Дөрес, Яшел Үзәннең йөзләгән югары квалификацияле эшчесе, грамоталы хезмәткәре Универсиада объектларында эшли дә инде. «Казан-Арена» стадионын төзеп бетерүдә дистәләрчә эретеп ябыштыручы, бүтән төр хезмәт кешесе катнаша. Яшел Үзәннең «Мәктәп туклануы» ширкәтенең 10нан артык аш пешерүчесе «Универсиада-2013» спорт чараларында катнашучыны тәмле ризыклар пешереп сыйларга әзерләнә. Болар хакында предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең 25 мартта Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә узган киңәшмәсендә мәгълүм булды. «2013 елда Казанда узачак XXVII бөтендөнья җәйге Универсиаданың башкарма дирекциясе» коммерциячел булмаган мөстәкыйль оешманың генераль директоры урынбасары Азат Галиәхмәтов Универсиадага хезмәт күрсәтү өчен кадрлар туплау мәсьәләсе хакында сөйләде.
Универсиадага дөньяның төрле почмакларыннан 13500 спортчы һәм делегация вәкиле киләчәк. Моннан тыш, спорт уеннарын яктыртып бару һәм халыкка тулы мәгълүмат җиткерү өчен, 1500 гаммәви мәгълүмат чарасы журналисты килер дип көтелә. Россиядән һәм чит илләрдән 100000нән артык турист һәм җанатар да булачак.
Студентлар спортның 27 төрендә көч сынашачак. Башкалабызның 64 спорт объекты алар карамагына бирелә, 29 объект әлеге уеннар өчен махсус төзелде. Универсиада авылы галәмәт зур. Ул якынча 14 мең кешегә исәпләнгән. Универсиада өчен махсус төзелгән 20 торак корпуста 39 илдән килгән спортчыга урын бирелә.
Спорт объектларында да, торак корпусларда да спортчыларга хезмәт күрсәтергә, аларны ашатырга, объектлар буйлап йөртергә хезмәт күрсәтүче персонал кирәк. Эшче-хезмәткәрләрне туплау эше күптән бара. Казанга якын булганга күрә, Яшел Үзәннән Универсиада объектларында эшләргә теләк белдерүчеләр күп, әмма алар гына җитеп бетми. Аерым алганда, Универсиада вакытында 15 июньнән 20 июльгә кадәр эшләү өчен шоферлар кирәк. 23-55 яшьлек, инглиз телен азмы-күпме сукалаган, «В» категориясенә ия булган, эш рәтен белгән инициативалы ир-егетләргә кесә ягын азрак калынайту өчен менә дигән мөмкинлек бу. Элегрәк хөкемгә тартылганнарның мөрәҗәгать итмәүләре хәерле. Шоферларны эшкә өйрәтәп кенә калмыйлар, аларга машина, униформа, кесә телефоны, ягулык-майлау материалы да бирелә. Хезмәт хакы нинди төр машинада һәм ничә сәгать эшләүгә бәйле. Эш көне 12-16 сәгатькә сузылырга мөмкин, шуңа күрә мондый графикта бары тик сау-сәламәт ир-атлар гына эшләргә сәләтле. Аш пешерүчегә, официантка, идән, савыт-саба юучыга, бүтән төр эшчегә хезмәт хакы, квалификациягә һәм нинди хезмәт башкаруга бәйле рәвештә, шулай ук сәгатьләп түләнә. Универсиада барышында автобусларда һәм җиңел машиналарда 5 меңгә якын шофер, шул исәптән Яшел Үзәннекеләр дә эшләячәк.
Дөньякүләм әһәмияттәге спорт уеннарында катнашучыларга хезмәт күрсәтергә теләүчеләр, үзе турында анкета тутырып, Универсиада сайтына җибәрә ала.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X