Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эш башланды

Чәршәмбе көнне шәһәрдә яңа төзелгән «Тукай фонды»ның чираттагы утырышы булды. Утырыш барышында әлеге фонд максатының берсе бөек татар шагыйре Г.Тукайга һәйкәл куюны оештыру планы, эскизлар каралды, фонд комиссиясе һәм советы төзелде. Җыелучылар билгеләвенчә, шәһәр музее каршында Тукай һәйкәле белән янәшә рус шагыйре А.Пушкин һәйкәлен урнаштыру да күздә тотыла. Хәзер моның...

Чәршәмбе көнне шәһәрдә яңа төзелгән «Тукай фонды»ның чираттагы утырышы булды. Утырыш барышында әлеге фонд максатының берсе бөек татар шагыйре Г.Тукайга һәйкәл куюны оештыру планы, эскизлар каралды, фонд комиссиясе һәм советы төзелде. Җыелучылар билгеләвенчә, шәһәр музее каршында Тукай һәйкәле белән янәшә рус шагыйре А.Пушкин һәйкәлен урнаштыру да күздә тотыла. Хәзер моның буенча сөйләшүләр алып барыла. Гомумән алганда, «Тукай фонды»ның пландагы эшләре бик күп. Чираттагы утырыш гыйнвар аеның соңгы чәршәмбесе - киләсе елның 30 гыйнварына билгеләнде. Ул шәһәр музеенда 10 сәгатьтә башланачак.
Әлфия Зыякаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев