Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ерак куйсаң, якын алырсың

«Автомобилеңне сакла» оператив-профилактик операция Татарстанда 24еннән 31 октябрьгә кадәр барды. Россия Эчке эшләр министрлыгы Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегендә уздырылган брифингта әлеге акциягә йомгак ясалды. Автомототранспорт урлауларны эзләү бүлеге оперуполномоченные Сергей Родионов сүзләренә караганда, бу елның тугыз аенда автомобиль урлау очраклары узган елның шул чоры белән чагыштырганда арткан (7дән...


«Автомобилеңне сакла» оператив-профилактик операция Татарстанда 24еннән 31 октябрьгә кадәр барды. Россия Эчке эшләр министрлыгы Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегендә уздырылган брифингта әлеге акциягә йомгак ясалды.

Автомототранспорт урлауларны эзләү бүлеге оперуполномоченные Сергей Родионов сүзләренә караганда, бу елның тугыз аенда автомобиль урлау очраклары узган елның шул чоры белән чагыштырганда арткан (7дән 15кә кадәр), яртысы ачылган. Машиналары урлануда нигездә хуҗалары үзләре гаепле, дип саный эчке эшләр органы хезмәткәре. Онытып, машинасының ишеген ачык килеш калдыручылар һаман очрап тора. Автомобиле эчендә кыйммәтле әйберләрен калдыручылар да оттыра. Ерак куйсаң, якын аласың дигән гыйбарәне бер дә онытырга ярамый, югыйсә. Фатирыңны ничек саклыйсың, автомобилеңне аннан да ныграк сакларга кирәк.
Ваемсызлар автомобильләре, гадәттә кичке 22 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр урлана икән. Машина караклары караңгы һәм кеше күп йөрми торган урыннарны һәм үзебезнең илдә җитештерелгән иске автомобильләрне сайлый. (Быел бары бер иномарка - «Мазда-6» урланган). Ни өчен үзебезнекеләргә өстенлек бирелүе аңлашыла, чөнки аларга көчле сигнализация куелмый, өстәвенә, ишеген ачарга, кабызырга, запчастьләрен сүтеп алырга һәм сатарга җиңел.
Чит машиналарга күбрәк исерек баштан кызыгалар. Менә шулай, салмыш булып, үзенеке дип уйлап, шундый ук маркадагы чит кеше машинасын ачып, кабызып, үз йорты янына кайтып җиткәч кенә, үз машинасын ишегалдында күреп, эшнең нәрсәдә булуын аңлаган очраклар булган.
Автомобиль каракларының яше 17дән 33кә кадәр. Яшүсмерләрнең күбесе автомобильләрне йөреп килер, утырып йөреп карар өчен урлый. Йөреп туйгач, кайда теләсә шунда калдырып китә. Теркәлгән соңгы урлау очрагында җинаятьчеләр шундый сценарий буенча эш иткән. «Алтылы»ның хуҗасы машинасын дустына биреп торган булган. Әмма дусты бу машинаны озак йөртә алмаган, ишек төбеннән үк урлаткан. Соңыннан «ВАЗ-2106» автомобилен Загородная урамында табалар.
Акция кысасында оператив-эзләү чаралары үткәрелгән, металл кабул итә торган урыннарны тикшереп торганнар. Машина урлау очракларын эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре еш кына урамнарда куелган видеокамералар ярдәмендә дә тикшерә һәм ачыклый. Әмма мондый видеокамералар һәр йорт ишегалларында юк, шуңа күрә машина урлау проблемасын эчке эшләр органы хезмәткәрләре үзләре генә хәл итеп бетерә алмый. Автомобиль хуҗаларына үзләренә игътибарлы булырга кирәк. Төп кагыйдәләрне үтәсәң, тимер атыңның ишек-тәрәзәләрен ачык килеш, караңгы урыннарда куеп калдырмасаң, урлауга каршы система белән җиһазласаң, руле һәм педален блокировкаласаң, җаның тыныч дигән сүз. Билгеле булганча, мондый машиналарны караклар да әйләнеп узарга тырыша.
Тагын шуны да искәртергә кирәк, кулдан автомобиль сатып алганда, VIN номеры буенча аның җинаятьчел тарихы барын-юклыгын тикшереп карарга, автозапчастьләрне техник паспортсыз сатып алмаска кирәк. Документсыз запчастьләрнең 90 процентының урланган булуы билгеле факт. Шулай ук машина сатып алганда, ачкычларының ике комплектта булуы шарт. Әгәр берәү генә икән, машинаның биген алмаштырырга кирәк. Әгәр сатып алынучы машина урлауга каршы сигнализация системасы белән җиһазланган икән, аның да брелогы ике комплектта булырга тиеш. Техник паспортын таләп итәргә кирәк. Әгәр машина урланса, бу турыда тиз арада хәбәр итсәң, кайнар эздән җинаятьне ачу җиңелрәк.
Машина арзанлы, иске һәм аңа кызыгучылар булмас дип ялгыша күрмәгез, киресенчә, шундыйларга караклар кызыга, шуңа күрә машинагызны сигнализация системасына куярга тырышыгыз. Машина караклары шуны гына карап йөри.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X