Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

элемтә урнашты

16 гыйнвар көнне Яшел Үзән балалар йортында тәрбияләнүчеләр бик тә дәрәҗәле кунаклар кабул итте. Күптән түгел генә «М-7» федераль трассасы буенда эшли башлаган «Яңа Тура» төбәк базарыннан изге җанлы, мәрхәмәтле эшмәкәрләр килгән иде алар янына. Балаларга эшмәкәрләр капчык-капчык кием-салым алып килгән. Бүләкләр арасында нәрсә генә юк. Салкын көннәрдә урамда кияргә...

16 гыйнвар көнне Яшел Үзән балалар йортында тәрбияләнүчеләр бик тә дәрәҗәле кунаклар кабул итте. Күптән түгел генә «М-7» федераль трассасы буенда эшли башлаган «Яңа Тура» төбәк базарыннан изге җанлы, мәрхәмәтле эшмәкәрләр килгән иде алар янына.
Балаларга эшмәкәрләр капчык-капчык кием-салым алып килгән. Бүләкләр арасында нәрсә генә юк. Салкын көннәрдә урамда кияргә җылы чалбарлар, курткалар һәм башлыклар да, биредә тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар көн дә матур булып киенеп йөрсен өчен, төрле төстәге күлмәкләр һәм блузкалар да, колготкилар һәм оекбашлар да бар иде арасында. Киемнәрнең барысы да диярлек өр-яңа, фабрика этикеткасы белән. Бер яшьлек нәни балага да, буй үстергән яшүсмер егет һәм кызларга да бар бүләкләр.
- «Яңа Тура» төбәк базарында Казан эшмәкәрләре чагыштырмача күптән түгел генә эшкә кереште, - дип сөйли кунакларның берсе, «Яңа Тура» төбәк базарының профсоюз оешмасы рәисе Тәнзилә Салиева. - Казанда эшләгәндә андагы балалар приютларына, халыкка хезмәт күрсәтүче төрле социаль объектларга гел булышып тора идек. Безнең профсоюз оешмасында хәзерге вакытта 80нән артык кеше әгъза булып тора һәм Яшел Үзән балалар йортында тәрбияләнүчеләргә кием-салым җыюда һәркайсы диярлек катнашты. Профсоюзда төрле диаспоралар бар. Кыргызлар бигрәк тә актив. Бүген башланган хезмәттәшлек бер көнлек визит белән генә чикләнеп калмас, әлбәттә. Яшел Үзән районы территориясендә эшләгәнгә күрә, төрле бәйрәм чараларын, аерым алганда, Нәүрүзне, Сабантуйны, Корбан гаетен, бүтән бәйрәмнәрне үткәрүдә ярдәм күрсәтербез.
- Безнең Норлатта да балалар йорты бар, - дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәисә Афанасьева. - Сабыйлар өчен «Гнездышко» приюты эшли.
Р.Афанасьева әйтүенә караганда, дәүләт ярдәмендә хосусый инвесторлар акчасына төзелгән «Яңа Тура» төбәк базарында эшли башлаган эшкуарлар, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү һәм район белән элемтә урнаштыру максатыннан, иң беренче чиратта, район хакимияте белән элемтәгә кергән. «Яңа Тура» технополисында сәүдә мәйданнарын арендага бирү белән шөгыльләнүче «Азинт Кэпитал» ширкәте дә балалар йортына, бүтән мөһим социаль объектларга матди ярдәм күрсәтергә мөмкин.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев