Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өеңдә җылымы?

Фатирымда салкын. Мин яшәгән күп катлы торак йортка әле булса җылы бирмәделәр. 30 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрдә һәм районда үзәктән ягып җылытыла торган 1000нән артык күп катлы торак йортның 60ка якынында җылы юк иде. Торак йортларның кайсыберләренә җылы бирелмәве гаҗәп тә түгел, чөнки ягу сезоны башлану - торак-коммуналь хуҗалыкта...

Фатирымда салкын. Мин яшәгән күп катлы торак йортка әле булса җылы бирмәделәр. 30 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрдә һәм районда үзәктән ягып җылытыла торган 1000нән артык күп катлы торак йортның 60ка якынында җылы юк иде.
Торак йортларның кайсыберләренә җылы бирелмәве гаҗәп тә түгел, чөнки ягу сезоны башлану - торак-коммуналь хуҗалыкта иң четерекле мәсьәләләрнең берсе.
- Гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә, ягу сезонын 30 сентябрьдә башларбыз дип билгеләгән идек, - дип сөйли «Яшел Үзән шәһәренең торак-коммуналь хуҗалык департаменты» МБУ җитәкчесе Олег Анисимов. - Узган елларда ясаган анализдан күренгәнчә, ягу сезонының бер көне кулланучыларга бер миллион сумга төшә, салкын көннәрдә 5 миллион сумга кадәр җитә. Ә Россиянең сәясәте энергия чыганакларын саклап тотуга юнәлдерелгән һәм моны исәптән чыгарырга ярамый. Фатиры җылынуга кеше, кагыйдә буларак, бүлмәсен суыту өчен, тәрәзә-форточкаларын ачып җибәрә, шуңа күрә урамдагы һаваны җылытырга туры килгән еллар да булды. Торак йортларны үзәктән ягып җылыту - катлаулы система, шуңа күрә аны бер көндә кабызып, икенче көнне сүндереп булмый.
Көннәр кискен суытып җибәргәнгә күрә ягу сезонын гадәттәгедән иртәрәк башларга туры килгән. Шәһәр һәм районның социаль-мәдәни учреждениеләренә, шулай ук байтак торак йортларга узган атна ахырында җылы бирә башлаганнар. Мәктәпләр шулай ук җылынган, ләкин, ремонт эшләре бару сәбәпле, берничә балалар бакчасына 30 сентябрьгә җылы бирелмәгән иде әле. Әгәр торак йортларга, социаль мәдәни объектларга 28 сентябрьдән җылы бирелә башлаган дип исәпләсәк, якындагы 10 көн көн эчендә калган торак йортларга һәм бүтән төрле учреждениеләргә җылы бирелергә тиеш.

Ә сезнең фатирыгыз җылымы?
Без бу сорауны 30 сентябрь көнне газета укучыларыбызга бирдек.

Җәүһәрия Сабирова, Комаров урамы. 13нче йорт:
- Җылы бирделәр фатирыбызга, әмма батарейларны кайнар дип әйтеп булмый. Яңа сауган сөт кебек дисәң, дөресрәк булыр. Әлегә туңабыз.

Фатыйх Галиев, Комаров урамы. 39нчы йорт:
- Фатирыбызны җылытырлар дигән өмет белән генә яшибез. Өмет яшәтә инде безнең кебек өлкән буынны.

Нурия Хәбибрахманова, Төзүчеләр проспекты. 40нчы йорт:
- Бер бүлмәдә җылы бар барын, әмма калганнарында салкын. Бөтен кеше авырып беткәч, бүтән бүлмәләргә дә бирерләр әле җылыны.

Розалия Ганиева, Королев урамындагы ипотека йортларында яшәүче:
- Кайсы йортта яшәвемне әйтмим, тик безнең ипотека йортында җылы бирә башламадылар да әле. Балалар авырый. Больничныйда йөргәч, эштә дә яратып бетермиләр. Ике ут арасында яшәвем: өйдә - салкын, эштә - кырын караш.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X