Яшел Үзән

ДТП чыгаручы исерек булган

Күптән түгел, июльнең беренче көнендә үк иртәнге икедә шәһәрнең Гоголь - Мир урамнары чатында фаҗига чыккан. «ВАЗ-2112» автомобилен йөртүче 30 яшьлек исерек ир сулга борылганда каршыдан килгән «ВАЗ-2114» автомобиленә юл бирмәгән, ДТП нәтиҗәсендә «ВАЗ-2114»не йөртүче 24 яшьлек егетнең баш мие селкенгән, бармаклары сынган, бәрелгән урыннары күп булган. Пассажиры - 23...

Күптән түгел, июльнең беренче көнендә үк иртәнге икедә шәһәрнең Гоголь - Мир урамнары чатында фаҗига чыккан.
«ВАЗ-2112» автомобилен йөртүче 30 яшьлек исерек ир сулга борылганда каршыдан килгән «ВАЗ-2114» автомобиленә юл бирмәгән, ДТП нәтиҗәсендә «ВАЗ-2114»не йөртүче 24 яшьлек егетнең баш мие селкенгән, бармаклары сынган, бәрелгән урыннары күп булган. Пассажиры - 23 яшьлек кызның башы нык җәрәхәтләнеп, кома хәлендә дәваханәгә озатылган. Бәхетсезлеккә тагын бер пассажир - 30 яшьлек ир алган җәрәхәтләреннән фаҗига урынында ук җан-тәслим кылган, «ВАЗ-2112»нең пассажиры - 31 яшьлек ир күкрәген имгәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: