Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дөньяны ямьләп, сабыйлар туа

Яшел Үзәндә өйләнешүчеләр саны арткан! 2010 елда 987 пар гаилә корган булса, былтыр 1170 егет һәм кыз өйләнешкән (+18,5 процент). Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Римма Закирова белдергәнчә, аерылучылар саны, киресенчә, кими төшкән: 519 парның гаилә дигән тормыш корабы челпәрәмә килгән, әмма бу элеккеге елгыдан 26га ким. Хәзерге яшьләр...

Яшел Үзәндә өйләнешүчеләр саны арткан! 2010 елда 987 пар гаилә корган булса, былтыр 1170 егет һәм кыз өйләнешкән (+18,5 процент).

Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Римма Закирова белдергәнчә, аерылучылар саны, киресенчә, кими төшкән: 519 парның гаилә дигән тормыш корабы челпәрәмә килгән, әмма бу элеккеге елгыдан 26га ким.
Хәзерге яшьләр гаилә корырга ашыкмый. Гомер буе әти-әни җилкәсендә авыр йөк булып ятмас өчен, башта төпле белем алырга, һөнәр үзләштерергә омтыла алар, шуңа күрә егетләр 25-34 яшьтә гаилә коруны кулай күрсә, кызлар 18-24 яшьтә кияүгә чыга. Әмма тормышта искәрмәләр дә була: узган елда өйләнгән «егетләр»нең иң олысына - 74 яшь, «кыз»га - 65 яшь. Һәм шул ук вакытта кияүгә чыккан иң яшь кызга - 16 яшь, өйләнгән егеткә - 18 яшь.
Гаилә корырга теләүче яшьләр арасында туй датасын билгеләүдә online-бронь алу хезмәте популяр. Былтыр яшь гаиләләрнең 65 проценты шул хезмәттән файдаланган.
Ел дәвамында өйләнешүчеләр күп булса да, сабыйлар элекке елга караганда 77гә кимрәк туган - барысы 1623 нарасый дөньяга аваз салган. Римма Закирова әйтүенә караганда, бу әле соңгы сан түгел. Ни өчен дигәндә, хәзер әниләр сабыен Казанның бала тудыру йортларында тудыра һәм туу турындагы таныклыкны шуннан алып кайта. Узган еллардагы кебек үк, малайлар күбрәк туа: 2010 елда - 864, былтыр - 823. Былтыр 12 пар игезәк туган. Саннарга күз салгач, тормышыбызның торган саен Европадагыча була барганына аптырыйсы түгел. 43 яшьлек хатынның да, 15 яшьлек яшүсмер кызның да бәби алып кайтуы беребезне дә гаҗәпләндерми хәзер.^
Әлифел ТАРАЗОВА
Язманың тулы вариантын газетаның 5нче санында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250