Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дөнья безгә килеп өйрәнсен

Искиткеч шәп! Казаныбызны, Универсиаданың спорт объектларын бер сүз белән бары шулай бәяләргә мөмкин. Ыгы-зыгылы, кеше күп йөри торган бәйрәм-тамашалардан читтәрәк йөрергә тырышсам да, Казанда эшләүче балаларым Универсиадага билет алып биргәч, бармыйча, күрмичә калырга ярамый иде. Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән «Бустан» спорт комплексында кичке алтыда башланырга тиешле уенга Казанны тамаша кылу...

Искиткеч шәп! Казаныбызны, Универсиаданың спорт объектларын бер сүз белән бары шулай бәяләргә мөмкин.
Ыгы-зыгылы, кеше күп йөри торган бәйрәм-тамашалардан читтәрәк йөрергә тырышсам да, Казанда эшләүче балаларым Универсиадага билет алып биргәч, бармыйча, күрмичә калырга ярамый иде.
Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән «Бустан» спорт комплексында кичке алтыда башланырга тиешле уенга Казанны тамаша кылу максатыннан бераз иртәрәк киткән идек.
Каланы танырлык түгел. Телевизордан аның матурлыгының чирек өлешен дә күрмибез икән. Казан, кияү көткән яшь кызлар кебек, матурланган, яхшырган, үзгәргән. Аны сүз белән аңлатып бетереп булмый, ул тулаем үзгәреш кичергән.
Чәчәк түтәлләре, газоннар күзгә ташлана иң беренче булып. Нинди генә чәчәкләр үсми анда! Агы, кызылы, сарысы, зәңгәре. Затлысы, әрсезе, купшысы. Игътибарны җәлеп иткән икенче нәрсә - чисталык. Казан урамнарында без булган көнне бер чүп тә юк иде. Кая карама, чүп савыты. Казанга түгел, ә алга киткән Европаның бер гүзәл шәһәренә килеп эләктек дип уйларга мөмкин. Урамнарда, проспектларда, халык күп йөри торган башка урыннарда чүп-чарның әсәре дә юк. Кая карама кешеләрнең шатлыклы авазы ишетелә. Чырык-чырык яшь кызлар көлә. Урамнарда, гомумән, яшьләр күп. Кечкенә балаларын иярткән яшь гаиләләр күп. Татарстанның төрле районнарыннан, Россия төбәкләреннән килгән меңнәрчә туристларның җылы, үзара дустанә мөгамәләсе дә шаккатырды безне. Берсе икенчесенә ялгыш кагылып китсә, шундук гафу үтенә, «Кичерегез, зинһар!» дип әйтергә беркем дә онытмый. Нәкъ Европа шәһәрендәгечә. Универсиада объектларын төзегән елларда халыкның психологиясен дә үзгәртеп куйганнар диярсең.
Кая гына барсак та, Универсиада паркында да, Казан Кремле буйлап йөргәндә дә, Бауман, Кремль урамнары буйлап атлаганда да, кешеләрнең дустанә җылы мөнәсәбәтен күреп, күңел хушланды. Моны үзеңә күрергә, шул мохиттә булырга кирәк. Нигездә, безнең, Татарстанда яшәүче халыкның үзара мөнәсәбәте шулай булырга тиештер дә. Волонтерлар, полиция хезмәткәрләре генә түгел, гади халык та бик ачык, ярдәмчел һәм бик тә якты күңелле иде бу көндә.
Ярышлар узасы «Бустан» спорт комплексында безне бик җылы каршыладылар. «Бустан»га 72нче автобус белән бик җайлы гына барып җиттек. Юлда түләргә дә кирәк булмады, ярыш билетын гына күрсәттек кондуктор ханымга. Спорт комплексына полиция хезмәткәрләре тикшереп кертсә дә, бу процедурага гади, кирәкле эш итеп кенә карадык. Эчкә үтүгә, волонтерлар, танышып торыгыз дип, әллә ничә брошюра китереп тоттырды кулга. Берсе Казанның картасы икән. Тагын берне сорап алырга баш эшләп җиткермәгән шунда. Биргән булырлар иде сорасаң.
Спорт комплексының залы иркен, уңайлы. Волейбол кебек ярышлар үткәрү өчен бик тә җайлы урын. «Бустан» - Казан федераль университетның универсаль спорт комплексы. Ике бинадан тора. Спорт комплексының спорт залы, бассейны, тренажер залы бар, шулай ук анда медицина һәм административ блоклар урын алган.
Без булган көнне Япониянең җыелма командасы украиннар белән уйнады. Волейболга халык егылып китеп күп йөрми, әмма бу кичтә залда тамашачы җитәрлек иде, һәрхәлдә, уенчыларга көч биреп, кычкырып, кул чабып утырды. Үзебез дә саранланып тормадык, уч төпләре кызарып чыкканчы кул чаптык. Кыска буйлы японнар таза гәүдәле украиннар белән уйный алмас дип уйлап ялгышканбыз. Японнар тере, җитез, хәрәкәтчән. Тупны тиз эләктереп алалар. Күз карашыннан аңлыйлар берсен-берсе. Такаси Декито дигән егетләре бигрәк шома булып чыкты, кыска буйлы булса да, тупны нык бәрә. Көндәшләрен аптырашта калдырып, аларны күп мәртәбә кыен хәлгә куйды. Украиннар, кычкырып, уйнаучыларга дәрт, көч-куәт биреп торды. Кычкырулары бушка китмәде, бу кичтә алар японнарны 3:2 исәбе белән җиңде.
«Бустан»да волейбол ярышын тамаша кылучылар арасында нәни балалар да, яшүсмерләр дә, өлкән яшьтәге әби-бабайлар да бар иде.
- Без Универсиадага ярышларны карарга Яшел Үзәннән махсус килдек, - дип сөйли янәшәбездә утырган 66 яшьлек шахтер Мәгъсүм Саттаров. - Оныкның Дю Солей циркын бик тә карыйсы килгән иде, менә бүген Универсиада паркына аны да карарга барабыз. Аяклар чыдармы-юкмы, әйтүе кыен, әмма мондый тамашаны карамый калу оят.
«Бастун»нан чыкканда, «Ярышлар карарга тагын килегез!» - дип, елмаеп, җылы теләкләр әйтеп, озатып калды безне волонтерлар. Бик барасы килсә дә, ярышларга бүтән барырга туры килмәде. Әле ярый, барганбыз, тере японны тагын кайда күргән булыр идек.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев