Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Динә Гарипова – «Ел татары»

Казандагы «Милләт» йортында татар-мөселман җәмәгатьчелеге Рамазан аен каршы алды, Универсиадага фатиха бирде һәм «Татар заманы» оештырган «Ел татары» бәйгесенә йомгак ясады. «Ел татарлары» конкурсы җиңүчеләрен игълан итү халык өчен дулкынландыргыч булды. Конкурс «Татар заманы» сайтында узды. Интернет сайлауда барлыгы 10 меңләп укучы катнашты. 60 шәхес арасыннан бик азлары гына «Ел...

Казандагы «Милләт» йортында татар-мөселман җәмәгатьчелеге Рамазан аен каршы алды, Универсиадага фатиха бирде һәм «Татар заманы» оештырган «Ел татары» бәйгесенә йомгак ясады.
«Ел татарлары» конкурсы җиңүчеләрен игълан итү халык өчен дулкынландыргыч булды. Конкурс «Татар заманы» сайтында узды. Интернет сайлауда барлыгы 10 меңләп укучы катнашты. 60 шәхес арасыннан бик азлары гына «Ел татары» исеменә лаек булды.
Мәҗлестә катнаша алмаган Динә Гариповага «Ел татары» исеме бирелде. Аңа җиңүче дипломы бүтән чара вакытында тапшырылыр. Тагын шуны әйтик, «Татар заманы» «Ел татарлары» дипломы Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиевкә дә биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев