Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Депутатлар сүз куертмады

Депутатларга, ә аларның күбесе җитәкчеләр, ял юк: шимбә көнне шәһәр һәм район Советларының чираттан тыш сессияләре узды. Шәһәр Советы депутатлары - 9, районныкылар 16 мәсьәләне тикшереп, тиешле карарлар кабул итте. Сессияләрдә тикшерелгән төп мәсьәлә - 2013 елның 9 аенда район һәм шәһәрнең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре. Докладчылар (шәһәр Советы сессиясендә -...

Депутатларга, ә аларның күбесе җитәкчеләр, ял юк: шимбә көнне шәһәр һәм район Советларының чираттан тыш сессияләре узды. Шәһәр Советы депутатлары - 9, районныкылар 16 мәсьәләне тикшереп, тиешле карарлар кабул итте.
Сессияләрдә тикшерелгән төп мәсьәлә - 2013 елның 9 аенда район һәм шәһәрнең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре.
Докладчылар (шәһәр Советы сессиясендә - район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Сергей Егоров, районныкында - икътисад бүлеге начальнигы Роза Семенова) район икътисады тотрыклы рәвештә үсә бара, дип раслады. Сәнәгать җитештерү индексы 121,1%, ә республика буенча ул - 101,4%. Моны раслаучы фактлар турында газета һәр санында диярлек язды. Мин газета битләрендә яктыртылмаганнарын гына санап китәргә булдым.
Сентябрь аенда Мамадыш районында Нократ аша күпернең икенче чираты тапшырылды. Бөтен эре габаритлы металл конструкцияләре, барлыгы 9 мең тонна, Горький исемендәге Яшел Үзән заводында җитештерелде. Авыл хуҗалыгында хуҗалык итүнең кече формаларына игътибар зур. 10 шәхси фермага өстәп, быел тагын 6сы оешу стадиясендә. Инвестицияләр кертү буенча саннар сөендерә. Икътисад һәм социаль өлкә үсешенә эре һәм урта предприятиеләр төп капиталга инвестицияләр 4 млрд 532 млн сум кертте һәм бу узган елгыдан 2,6 тапкыр зуррак. «Яңа Тура» технополисының тулысынча янып беткән корпусы торгызылып, 1300 эш урыны булдырылды. «Тандер» бүлү үзәге төзелеп бетә, монда 1,5 мең кеше эшле булачак. Яшел Үзән төбәгендә туризм үсеш ала. Яңа проект - «Эко база-Миннебай» (бәясе 45 млн сум) тормышка ашырылу стадиясендә. Шушы көннәрдә ЯҮМР туристлык-информацион үзәге эшли башлаячак, максаты - ТР туристлык базарында Яшел Үзәнне тиешле югарылыкка күтәрү.
Тормыш итү дәрәҗәсе һәм аның сыйфаты турыдан-туры хезмәт хакы белән бәйле. Ә ул бездә соңгы 9 айда уртача 21%ка артса да, республиканыкыннан калыша. Бездә уртача хезмәт хакы - 18875 сум булса, республикада бу сан - 24839 сум.
Сәнәгать өлкәсендә - уртача хезмәт хакы 19255 сум, авыл хуҗалыгы - 19564 сум, төзелеш - 14646 сум, транспорт - 16910 сум, сәүдә - 16759 сум, сәламәтлек саклау - 15310 сум, мәгариф - 17854 сум, мәдәният - 12594 сум.
2013 елның 1 сентябренә берничә ай хезмәт хакын түләмәгән предприятиеләр булуы турында ишетү гайре гаҗәп хәл тоелды. «ВЗП «Заволжье» ширкәтенең 261 хезмәткәренә хезмәт хакы буенча 2,3 млн сум бурычы бар. Бу хәбәр, докладчы авызыннан чыгып китеп, депутатларга матур гына барып ирешсә дә, халык ышанычлылары үз сайлаучыларының ничә айдан бирле хезмәт хакы ала алмый тилмерүләре турында сүз куертып торуны кирәк тапмады.
ЯҮМР сессиясендә башкарма комитетның яңа структурасы турында мәсьәлә зур кызыксыну уятты. Өч муниципаль казна учреждениесе - яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, мәгариф һәм сәламәтлек саклау идарәләре бетерелеп (элек алар мөстәкыйль эшли иде), башкарма комитетның бер тармагы булып эшли башлаячак. ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Старостин моны әлеге учреждениеләрнең эшен тагын да яхшырту максатыннан, дип аңлатты.
Сессияләр эшендә район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары, ТР Дәүләт Советы депутаты Валентин Кострин, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев