Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Депутатлар сайладык

8 сентябрьдә кайбер сайлау округларда өстәмә сайлау булды. ТР Сайлау кодексының 121нче статьясына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы «Яшел Үзән шәһәре» муниципаль берәмлеге, Яшел Үзән муниципаль районы сайлау комиссияләре Яшел Үзән шәһәре, Новопольcкий, Октябрьский, Осиново, Раифа авыл җирлекләрендә булган өстәмә сайлау нәтиҗәләре турында мәгълүматларны җитәкчеләр киңәшмәсендә хәбәр итте. Яшел Үзән шәһәре:...

8 сентябрьдә кайбер сайлау округларда өстәмә сайлау булды.
ТР Сайлау кодексының 121нче статьясына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы «Яшел Үзән шәһәре» муниципаль берәмлеге, Яшел Үзән муниципаль районы сайлау комиссияләре Яшел Үзән шәһәре, Новопольcкий, Октябрьский, Осиново, Раифа авыл җирлекләрендә булган өстәмә сайлау нәтиҗәләре турында мәгълүматларны җитәкчеләр киңәшмәсендә хәбәр итте.
Яшел Үзән шәһәре:
11нче сайлау округы
Бу округта депутатлыкка 6 кандидат теркәлгән иде. Депутат итеп 5нче гимназия директоры Нәкыя Шәмсевәли кызы Чибинова сайланды (сайлаучыларның 51,05%).
25нче сайлау округы
Әлеге округта 4 кандидат теркәлгән иде. Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Васильевич Тыгин, сайлаучыларның 66,75% тавышын җыеп, ошбу округта депутат булып сайланды.
Октябрьский авыл җирлеге:
8нче сайлау округы
3 кандидат теркәлде һәм Дмитрий Валерьевич Егоров депутат булып сайланды (87,80%).
10нчы сайлау округы
2 кандидат теркәлгән иде һәм Эдуард Сөләйман улы Шәрәфиев депутат булып сайланды (70,93%).
Осиново авыл җирлеге:
6нчы сайлау округы
Осиново амбулаториясе табиб-методисты Динә Ильяс кызы Сәгыева депутат булып сайланды (86,11%).
7нче сайлау округы
«Майский» теплица комбинатының автотранспорт паркы җитәкчесе урынбасары Артем Александрович Булюхин сайланды (77,25%).
9нчы сайлау округы
«Майский» теплица комбинаты баш энергетигы Евгений Анатольевич Силачев (74,92%) депутат булып сайланды.
Раифа авыл җирлегенең 9нчы сайлау округы
5 кандидат теркәлгән иде. Раифа ябык типтагы 1нче СПУның уку бүлеге мөдире Елена Викторовна Ефимова (60,20%) сайланды.
Новопольcкий авыл җирлегенең 6нчы сайлау округы
Бу округта 1 кандидат - «Икар Лтд» ширкәтенең снабженец-логисты Олег Геннадьевич Кипров теркәлде. Сайлаучыларның 96,36% аны яклап тавыш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X