Яшел Үзән

Депутатлар бюджет үтәлешен тикшерде

Узган атнада муниципаль район Советының чираттагы һәм шәһәр Советының чираттан тыш сессияләре булды. Шәһәр Советының егерме җиденче сессиясе эшендә тикшергән төп мәсьәлә 9 айда бюджетның үтәлеше, резерв фондының тотылышы турында булгандыр мөгаен. 9 ай эчендә бюджетның барлык пунктлары да үтәлгән. Бу турыда Яшел Үзән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Татьяна Ламбина...

Узган атнада муниципаль район Советының чираттагы һәм шәһәр Советының чираттан тыш сессияләре булды.
Шәһәр Советының егерме җиденче сессиясе эшендә тикшергән төп мәсьәлә 9 айда бюджетның үтәлеше, резерв фондының тотылышы турында булгандыр мөгаен. 9 ай эчендә бюджетның барлык пунктлары да үтәлгән. Бу турыда Яшел Үзән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Татьяна Ламбина бик тәфсилләп сөйләде.
Яшел Үзән муниципаль районы контроль-хисап палатасы җитәкчесе Дмит­рий Сапожников «Экоресурс», «Ритуал» муниципаль унитар предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшләрен алып баруны тикшерү нәтиҗәләре, Яшел Үзән шәһәр башкарма комитеты кабул иткән контракт­ларның ничек үтәлеше турында депутатларны таныштырды.
Шул ук көнне район Советының да утыз алтынчы сессиясе эшләде. Сессия эшендә Дәүләт Советы депутатлары
И.Ганиев, В. Кострин, оешма-предприятие җитәкчеләре, шәһәрнең мактаулы гражданнары катнашты.
Ел ахыры якынлашканда бюджетның үтәлеше беренче планга чыга. Шулай ук, район бюджетының ничек үтәлеше, резерв фондының кайларга һәм ничек тотылышы турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Татьяна Ламбина сөйләп, депутатларга бәйнә-бәйнә аңлатты.
Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ирек Мәхмүтов 2014 елда районда юллар фонды төзү турында сөйләде. Авылларга газ керү бик күпкә тормышны яхшы якка үзгәртеп җибәрде. Шәһәр тормышы белән авыл тормышы арасында аермалыклар бик күпкә кимеде. Бары тик юл мәсьәләсе генә аксый: быелгы кебек, яңгырлы килгән көзләрдә, урам аркылы чыгып, күршегә керү дә мең бәлагә әйләнә. Редакциягә килгән хатлар да шуны раслый. Бигрәк тә кече авылларда юл - мең бәланең башы. Менә шуны истә тотып, депутатлар юл фондын оештырырга кирәк, дигән карарга килделәр. Киләсе елга юлларны һичь­югы, кайбер авылларда вак таш белән булса да, тигезләп чыкмакчылар. Кайчан да булса, аның асфальты да булыр, ләкин әлегә вак таш салынган юллар булса да, ярап торыр иде. Инде быел ук кайбер авылларда вак таш җәелде. Яңгырлар күп яву сәбәпле, әлегә бу эш тукталып тора, ә менә әзрәк катырып җибәрсә Мулла Иле, Татар Танае авылларында таш җәюне дәвам иттерәчәкбез, дип ышандыра җитәкчеләр.
Яшел Үзән муниципаль район Советының экология, табигатьтән файдалану, аграр мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе Руслан Зәйнетдинов; мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте даими комиссиясе җитәкчесе Илнур Сәгъдиев комиссияләрнең узган 10 айда эшләгән эшләренә хисап ясадылар, комиссия әгъзаларына рәхмәтләрен җиткерделәр.
И.Илгиз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: