Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дан сезгә,авылдаш ветераннар!

Һәр елны 9 майда Бөек Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Күп корбаннар хакына яуланган җиңү ул. Ә ул корбаннар бүгенге кешеләрнең тыныч яшәве өчен бирелде. Ир-егетләр белән бергә күпме нәфис затларыбыз - хатын-кызлар сугышта катнашты. Безнең авылдан Фагыйлә Хәкимова, Сания Йосыповалар сугышның башыннан ахырына кадәр катнашты. Фронтта хатын-кызлар окоп казыды, зенитчылар...

Һәр елны 9 майда Бөек Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Күп корбаннар хакына яуланган җиңү ул. Ә ул корбаннар бүгенге кешеләрнең тыныч яшәве өчен бирелде.

Ир-егетләр белән бергә күпме нәфис затларыбыз - хатын-кызлар сугышта катнашты. Безнең авылдан Фагыйлә Хәкимова, Сания Йосыповалар сугышның башыннан ахырына кадәр катнашты. Фронтта хатын-кызлар окоп казыды, зенитчылар булып күгебезне саклады, нәфис иңнәренә әзмәвердәй ирләрне салып, сугыш кырыннан алып чыкты, госпитальләрдә көнне-төнгә ялгап, операция ясады, яралыларны карады. Хатын-кызлар хәтта очучы булып та хезмәт итте.
Инде исән ветераннар да авылыбызда өчәү генә исәпләнә. Алар да бик өлкән яшьтә. Хәсән Хәкимҗанов, Тәфкил Бикчәнтәев, Фәезхан Гәрәев медицина хезмәткәрләренең тырышлыгы (сәламәтлекләрен күзәтеп, ярдәм итеп торалар) нәтиҗәсендә яшиләр.
Сугыш вакытында тылда хатын-кызлар «Барысы да фронт өчен!» дип, бик күп авыр эш башкарды. Мин аларның тылдагы батырлыгын шигырь юлларында яктыртасым килде.
Колхоз эшендә эшләргә
Сыерлар да җиктеләр.
Тракторларда утырып
Кырда җирләр сөрделәр.

Язгы көндә чана тартып,
Чәчүлеккә бардылар.
Кайбыч якларына барып,
Окоп та казыдылар.

Төрләмәгә икмәк китте
Кызыл олаулар белән.
Хатын-кызлар алып китте:
Авыр булгандыр - беләм.

Агитаторлар идек без,
Һәр йортка да кердек без.
Итен, маен, җылы кием
Фронтка дип җыйдык без.

Барысы да фронт өчен,
Һәркем тырышып эшләде.
Тормыш итү авыр булды.
Ачлы-туклы яшәдек.

Сугыш бетте, ил - җимерек,
Тагын тырышып эшләдек.
Тормышлар яхшыра башлагач,
Сөенә-сөенә яшәдек.
Кадерле ветераннар! Сезнең тормыш яшьләргә барлык яктан да үрнәк, дан сезгә!
Әминә Фазлуллина.
Айдар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев