Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Дагыстан» – Астраханьда кораблар парадында

Шушы көннәрдә, ягъни Хәрби-диңгез флоты көнендә Каспий флотилиясе составына кергән «Дагыстан» ракета корабы Россия флоты куәтен символлаштыручы безнең «Татарстан» СРК флагманы белән рәттән горур торды. Горький исемендәге завод эшчеләре бу корабны әлеге бәйрәмгә тапшыру өчен, бик тырышты һәм алар моны булдырды да. Каспий флотилиясе командующие контр-адмирал С.Алекминский чакыруы буенча заводның...


Шушы көннәрдә, ягъни Хәрби-диңгез флоты көнендә Каспий флотилиясе составына кергән «Дагыстан» ракета корабы Россия флоты куәтен символлаштыручы безнең «Татарстан» СРК флагманы белән рәттән горур торды. Горький исемендәге завод эшчеләре бу корабны әлеге бәйрәмгә тапшыру өчен, бик тырышты һәм алар моны булдырды да.

Каспий флотилиясе командующие контр-адмирал С.Алекминский чакыруы буенча заводның генераль директоры Р.Мистахов җитәкчелегендәге завод делегациясе Хәрби-Диңгез флоты көненә һәм Каспий флотилиясенең 290 еллыгына багышланган тантанада катнашты.
Әлеге чараның программасы бик тыгыз иде: Каспий флотилиясе кораблары парады, хәрби-спорт бәйрәме, яшь хәрбиләрне кабул итү, бәйрәм артиллерия салюты, фейерверк, концерт һәм башкалар.
Бүләкләү церемониясе дә булды. Заводыбызның генераль директоры Ренат Мистахов «Дагыстан»ны тапшыруда һәм сынауда катнашкан тапшыру командасы әгъзаларына, контрагентларга һәм корабның шәхси составына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Зур кунаклар, шул исәптән безнең делегация дә «Татарстан» корабын карады, бу корабның экипажы да игътибарсыз калмады.
Каспий флотилиясе командующие С.Алекминскийга да Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Хәрби-Диңгез флоты көнен бәйрәм итү тантанасында балалар да - Яшел Үзән шәһәре һәм районы балалары - 107нче һөнәр училищесында укыячак балалар катнашты. Шуны өстәргә кирәк: бу һөнәри уку йорты завод өчен белгечләр әзерли торган база училищесы булып тора.
Бу балалар өчен махсус программа төзелгән иде. Алар Кремльне карады, безнең корабларда булды, флотча макароннан авыз итте. Аларга бескозырка һәм тельняшкалар бүләк иттеләр. Монда алган тәэсирләр аларда, мөгаен, озак сакланыр.
Шулай итеп, 952нче заказ Каспий флотилиясе составына кабул ителде. Безнең завод «Татарстан»га гына түгел, хәзер инде «Дагыстан»га да шефлык итәчәк.
Люция Кирамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев