Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чисталык ике айлыгы Башланды

Табигатьтә бик зур көрәш бара, Кыш белән яз күптән тартыша. Салкын кышны инде озатсак та, Китмим әле, диеп карыша. Котырып-котырып янә буран чыга, Күз-битләргә карлар сырыша. Кем гайрәтле, көчле дигән сыман, Кыш белән яз билләр алыша. Кит инде, кыш, язны сагындык без, Җырлый-җырлый тамсын тамчылар. Шатлык-бәхет теләп бар җиһанга Гөрләп...

Табигатьтә бик зур көрәш бара,
Кыш белән яз күптән тартыша.
Салкын кышны инде озатсак та,
Китмим әле, диеп карыша.

Котырып-котырып янә буран чыга,
Күз-битләргә карлар сырыша.
Кем гайрәтле, көчле дигән сыман,
Кыш белән яз билләр алыша.

Кит инде, кыш, язны сагындык без,
Җырлый-җырлый тамсын тамчылар.
Шатлык-бәхет теләп бар җиһанга
Гөрләп аксын ярсу ташулар,
- дип яза 3нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәдинә Әдиятуллина кышның болай озакка сузылуына, язның соң килүенә борчылып.
Яз кирәк. Күңелләргә, тәрәз төбендә боегып утырган гөлләргә, җиһанга яз кирәк. Тизрәк чистарынасы, сафланасы килә.
«Ә ул барыбер киләчәк!!!» диде шәһәр башкарма комитеты һәм чисталык ике айлыгы (01.04.2012 -01.06.2012) игълан итте. Шулай итеп, Яшел Үзәндә 7 һәм 21 апрель, 5 һәм 19 май - шимбә өмәләре, 11,18, 25 апрель, 2, 16, 23 һәм 30 майда - средниклар.
Шәһәр башкарма комитеты белдергәнчә, өмәләр 8дән 12 сәгатькә кадәр үткәрелә. Беркетелгән территориянең тәртипкә китерелүе турында 4-25-36 телефоны аша төзекләндерү бүлегенә 12 сәгатькә кадәр хәбәр итәргә тиешле. Чүп чыгару өчен транспортка заказны да 4-25-36 телефоны аша бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев