Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чиста яшәү үзебездән тора

2013 ел Россия Федерациясендә әйләнә-тирәне саклау елы буларак игълан ителгән. Безнең республикада экологик мәдәният һәм тирәлекне саклау елы символы расланган. Эмблеманың төп элементларын су (зәңгәр төс), атмосфера һавасы (зәңгәрсу) һәм биологик төрлелек (яшел төс) тәшкил итеп, ул Татарстанга хас планетар масштабны күрсәтә. Муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән...

2013 ел Россия Федерациясендә әйләнә-тирәне саклау елы буларак игълан ителгән. Безнең республикада экологик мәдәният һәм тирәлекне саклау елы символы расланган. Эмблеманың төп элементларын су (зәңгәр төс), атмосфера һавасы (зәңгәрсу) һәм биологик төрлелек (яшел төс) тәшкил итеп, ул Татарстанга хас планетар масштабны күрсәтә.
Муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән үткән дүшәмбе киңәшмәсендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Фәридә Хәмидуллина ясаган чыгышында районның санитар-экологик торышына тукталды. Шәһәр һәм районны санитар чистарту проблемалы мәсьәлә булып калуын дәвам итә. Ел башыннан инспекторлар 27 тикшерү уздырып, 16 административ материал төзелгән. Яшел Үзән, Васильево бистәсе, Октябрьский, Әйшә авыл җирлекләрендә санкцияләнмәгән чүплекләр күп табылган. Ачыкланган бөтен кимчелекләр геоинформацион системада (ГИС) теркәлеп бара. Әлеге система онлайн режимда районның санитар-экологик торышын контрольдә тотарга ярдәм итә. Мәсәлән, 2012 елда район территориясендә ГИСка 6300 квадрат метр мәйданда 68 чүплек кертелеп, шуларның 65е юкка чыгарылган. Быел исә ГИСка 11 санкцияләнмәгән чүплек кертелсә, 8 урында ул юкка чыгарылган.
Киңәшмәдә чисталыкка басым ясалып, апрель башыннан муниципаль район территориясендә игълан ителгән санитар чистарту икеайлыгы барышына күзәтү ясалды. Беренче шимбә өмәсендә (13 апрель), шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин белдерүенчә, 679 кеше эшләп, 30 кубометр чүп-чар чыгарылган, 2 берәмлек техника бүлеп бирелгән. Ә узган атна өмәсендә (20 апрель) 22752 кеше кулына себерке алып, 258 кубометр чүп-чарны җыеп түккән. Шулай итеп, шәһәрдән барлыгы 362 кубометр чүп-чар җыеп түгелгән. И.Штин чәршәмбе һәм шимбә өмәләрен уздыруда булышлык күрсәткән һәм техника бүлеп биргән «Экоресурс» МУП, Серго исемендәге завод, Горький исемендәге завод, ПФМК, ПАТП, Водоканалга рәхмәтен җиткерергә дә онытмады. Шәһәр территориясен тикшергәндә санкцияләнмәгән 18 чүплек табылып, аларны юкка чыгаруга шәһәр бюджетыннан 1 миллион сум акча бүленгән. Шәһәр зиратын тәртипкә салу буенча да эшне башлап җибәргәннәр.
Район территориясен санитар чистартуга игътибар артса да, җитешсезлекләр байтак. Әлеге торыш республика күләмендә дә тәнкыйтькә алынып, бигрәк тә автомобиль юл буйларының чүп-чарга батуы, санкцияләнмәгән чүплекләрнең күплеге билгеләнгән. Бу хәлгә киңәшмәне алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин да канәгатьсезлек белдерә. Ул шәһәр һәм районның чүпкә батуы күбебезнең эшкә җавапсыз каравыннан торганлыгын, энтузиазмны арттырып, таләпләрне катгыйландырырга кирәклеген искәртә. Яшәүчеләр ягыннан аңлау булмаса, чүбен ыргытырга чыгып та, махсус контейнерга барып җитмәсә, экологик мәдәният һәм чиста тирәлек турында сөйләп торудан мәгънә юк. Тәртипне үзебездән, аңыбызны үзгәртүдән, яшәгән йортыбыздан, ишегалдыннан башлыйк. Теләсә-кая ыргытылган бер кәнфит кәгазенең дә экологиягә зур зыян салуын, һәр кисәк чүпне үлчәүгә сала торган заманда яшәвебезне бер мизгелгә дә хәтердән чыгармыйк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X