Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирүчидә юл салыначак!

Бу шатлыклы хәбәрне, беренче булып, Яшел Үзәндә яшәүче Диләрә Шәрипова ишетә. Хәбәр генә түгел лә, вәгъдә итеп бирәләр аңа асфальт юлы төзүне. Әле кайда һәм кем бирә дисезме? Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән турыдан-туры элемтәгә баргач, шундый уңай җавап ишетә ул үзенең соравына. Диләрә Шәриповага, үзе дә көтмәгәндә, видео­телефоннан...

Бу шатлыклы хәбәрне, беренче булып, Яшел Үзәндә яшәүче Диләрә Шәрипова ишетә. Хәбәр генә түгел лә, вәгъдә итеп бирәләр аңа асфальт юлы төзүне. Әле кайда һәм кем бирә дисезме? Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән турыдан-туры элемтәгә баргач, шундый уңай җавап ишетә ул үзенең соравына.
Диләрә Шәриповага, үзе дә көтмәгәндә, видео­телефоннан ил җитәкчелеге вәкиле белән, кем әйтмешли, күзгә-күз карап сөйләшергә насыйп була. 5 декабрьдә булган турыдан-туры элемтәдә катнашу бәхете бөтен Татарстаннан безнең якташыбызга гына тәтүен дә әйтик. Менә шундый бәхетле кеше икән ул Диләрә Шәрипова. Дөрес, Владимир Путин үзе килергә тиеш булса да, халыкара форум башлану сәбәпле, элемтәгә аның ярдәмчесе Вениамин Яковлев чыга.
Кем генә булмасын, бик дулкынлана Диләрә әлеге чарада. Шулай да гозерен җиткерә ил җитәкчелегенә: Чирүчи авылында асфальт юл төзетү турында Мәскәүдән вәгъдә бирелә аңа. Тәмам үзәгенә үткән шул авылдагы юлсызлык.
Биредә сорау тумый калмас: Яшел Үзәндә яшәүче кешенең Карагуҗа авылы җирлегенә кергән Чирүчигә нинди катнашы бар икән соң? Диләрә Шәрипова гаиләсе белән танышып сөйләшкәч, барысы да ачыкланды. Олы юлдан читтә урнашкан Чирүчидә ире Нургазиз Шәриповның әнисенең апасы Нәсимә Гәрәева гомер итә икән.
Яше 92гә җиткән Нәсимә әби Шәриповлар гаиләсе тәрбиясендә гомер итә. Үзенең балалары юк икән. Нәсимә әби кияүгә чыга чыгуын, әмма бәхетен сугыш өзә. 1942 елда ире яуда һәлак була. Замандашларына тәтегән барча авырлыкларны да күрә ул. Буа ягында окоплар да казый, Сергач ягындагы кара урманнарда кар ерып, урман да кисә, колхозда үгез җигеп, җир дә сөрә...
Бөек Ватан сугышында тол калган мөхтәрәм әбиебез олы яшькә җитү белән бергә, якты дөньяны күрү бәхетеннән дә мәхрүм икән. I төркем инвалидлык бирелгән аңа. Шулай да аның күңеле туган авылына - әти-әнисе белән гомер иткән Чирүчигә тартыла. Шәһәрдә кышкы айларда гына түзә, яз җитүгә авылга ашкына икән. Ни гаҗәп, эшлисе килә, ди ул.
- Күзләрем күрсә, печән чабар идем әле! - дип батырая Нәсимә әби.
Чыннан да, сиксән ике яшенә кадәр малын да асраган, печәнен дә әзерләгән ул. Авылда хезмәт белән көн күргән.
- Мин бит, мәм-мәм, дия башлаудан эшлим инде, улым! - дип сөйләде үзе дә.
Билгеле, ике күзе дә сукырайган, унынчы дистәне ваклаган карчыкның төшенкелеккә бирелмичә үзен батыр тотуы безне гаҗәпләндерми калмады. Хәер, монсы Шәриповлар гаиләсенең яхшы мөгамәләсеннән икәнлеге тиз аңлашылды. Турысын әйткәндә, без аның өчен сөенеп тә куйдык. Аллаһка шөкер, ярдәмгә мохтаҗ булган мөхтәрәм кешебез ярдәмсез калмаган, димәк. Нургазиз белән Диләрә авылда да Нәсимә әбине карыйлар, җәен шунда яшиләр. Чирүчи кыенлыклары да яхшы таныш аларга.
- Чирүчи үзе зур түгел, ике урамлы авыл ул. Алтмыш ихатада җәмгысе ике йөзгә якын кеше яши. Шуларның күбесен өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Урамнарында асфальт түгел, вак таш та җәелмәгән. Әгәр яңгыр яуса, җәяү дә йөреп булмый андагы пычракта. Нәсимә әби кебек өлкәннәргә кирәк чагында ашыгыч ярдәм машинасы да керә алмый. Югыйсә, алар ихтирам-хөрмәткә лаек, бик лаек! Менә шулар өчен йөрәгем әрни минем, - дип сөйләде безгә Диләрә.
Авылда нәрсә генә эшлим дисәң дә, нинди генә чара үткәрим дисәң дә - юл кирәк. Диләрә, Чирүчидә юл төзүләрен үтенеп, Татарстан Президентына хат юллый. Нәкъ менә аның шул хаты РФ Президенты белән турыдан-туры элемтәгә сайланып алынган да инде. Яшел Үзән районы кешесенең гозере шулай итеп җиткерелә ил җитәкчелегенә. Вәгъдә - иман, үтәлер, иншаллаһ. Чирүчи халкының да төзек юлга сөенер көне җитәр.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев