Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чираттагы янгын корбаны

Воронино авылындагы «Здоровье» бакчачылык җәмгыятенең Садовая урамындагы бакча өендә төн уртасында янгын чыга. Моны янгын сүндерү частена авыл кешеләре хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр урынга килеп җиткәндә өйнең дөрләп янган чагы була. Янгын сүндерелгәч кенә җимерекләр арасыннан 47 яшьлек ир мәете табыла. Бу фаҗигадә һәлак булган ирнең хатыны сүзләренә караганда, ул...

Воронино авылындагы «Здоровье» бакчачылык җәмгыятенең Садовая урамындагы бакча өендә төн уртасында янгын чыга.
Моны янгын сүндерү частена авыл кешеләре хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр урынга килеп җиткәндә өйнең дөрләп янган чагы була. Янгын сүндерелгәч кенә җимерекләр арасыннан 47 яшьлек ир мәете табыла. Бу фаҗигадә һәлак булган ирнең хатыны сүзләренә караганда, ул вакытлыча эшләмәгән, эчкән. Янгынның ирнең саксыз тәмәке тартуыннан чыккан булуы ихтимал. 300 мең сумлык матди зыян килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев