Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чираттагы җиңүебез - сезнеке дә

Газетабызның төп бурычларының берсе - укучыларыбызны кызыксындырган мәсьәләләрне күтәреп, аларның асылын аңлаешлы итеп җиткерү. Бигрәк тә торак-коммуналь хуҗалыгында мондый мәсьәләләр күп. ОДН, җылылык өчен түләү мәсьәләләре шундыйлардан.

Күптән түгел генә редакция республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында "Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне үстерү" дип аталган конкурста катнашып, әлеге темаларга язучылар арасында республикада иң яхшы газета дип танылдык.

Баш мөхәрриребез Илсөя Завилейскаяга Дипломны Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов үзе тапшырды.

Сезне дә, кадерле газета укучыларыбыз, үзебезне дә чираттагы җиңүебез белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә безне яңа иҗади эшләргә, хезмәт уңышларына рухландырып торырсыз дип ышанабыз.

Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев