Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чернобыль АЭСы катастрофасының 30 еллыгына багышланган митинг

Чернобыль... 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендәге шартлау масштабы һәм нәтиҗәсе буенча ХХ гасырның иң зур һәлакәте ул. Бу катастрофа йөзләгән мең кешенең язмышына кагылды, Россиянең генә дә 57 мең кв. чакрым мәйданы радиактив зарарланды, 2,3 миллион кеше зыян күрде.

Радиация тагын да күбрәк мәйданны һәм кешеләрне колачларга мөмкин иде. Аварияне юк итүчеләрнең батырлыгы, аяусызлыгы моңа киртә куйды.
Чернобыль атом электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә Яшел Үзән районыннан да 120 кеше катнашкан. Аларның һәммәсенең дә исеме, Мирный бистәсендә моннан 5 ел элек ачылган, монументка язылган. Бүген биредә Чернобыль АЭСы катастрофасының 30 еллыгына багышланган митингта һәлакәт нәтиҗәләрен юк итүдә катнашкан ветераннар ул елларны тагын бер кат күңелендә яңартты, инде араларында булмаганнарны искә алды.
Алия ГАЯЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев