Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чегән гаиләсендә рус кызы табылды (фоторепортаж)

Ике яшьлек Полина чит гаиләгә ничек эләккәндер, билгесез. Бала көлә белми, назлаганны аңламый, хәтта еламый да.

12 ноябрьдә Роспотребнадзор, опека органнары вәкилләре, янгын сүндерүчеләр, медиклар, полиция вәкилләре безнең якларда кунакка килүләренә 20 елдан артып киткән чегәннәр белән күрше яшәүнең бөтен «өстенлекләрен» үз җилкәләрендә татыган җирле халыктан килгән дәгъваларның дөреслеген күрү яки аларны кире кагу өчен Карамалы Тау бистәсенә һәм Әйшә авылына юнәлде. Карамалы Тауда мин фәкыйрегез булды. Җирле халык фикерен генә тыңлау (мин бу турыда узган саннарның берсендә язып чыккан идем), икенче якның фикерен игътибарсыз калдыру минем яктан дөрес булмас иде.
Һәм менә без урында. Минем күз алдымда фанерадан кадаклап ясалган өйгә охшаш нәрсәләр. Барысы да соры, пычрак, 30-35 данә бардыр. Соңыннан без аларны, түбәне мөмкин кадәр тәбәнәк ясап, чегәннәр үзләре төзүен белдек. Кызганычка, газетада монда алган тоемлау хисләрен - исне, күз карашларын, урын-җир җыелмаларның төсен биреп булмый. Мин төшергән фотолар миннән күбрәк сөйли ала анысы. Бу картон өйләргә су кермәгән, «бәдрәфегез бармы?» дигән сорауны аңламадылар да шикелле. Ә ул аларга кирәкми дә икән, җирле халык шулай сөйли: алар «җил уңаена гына җиффәрә!»
Бер йортка кердем.
- Мичне нәрсә белән ягасыз?
- Күршедә бер йорт янды. Ә коры агач яхшы яна.
- Ә күршегез янып киткәнче нәрсә яга идегез?
- Урман якында гына бит, агач күп, без ялкау түгел, кисеп алуның бер авыр­лыгы да юк... - диде бер егет, күзен дә йоммыйча. «Ә син аны утырттыңмы соң?» дип сорау бирүнең мәгънәсе юк иде. Үзе янында нәрсә күрә, ул чегәннеке, димәк.
Алга таба тагын да күңеллерәк хәлләр буласы икән. Йорттан чыгуыбызны кычкырыш-талаш көтә иде. Табор уртасындагы кулына балта күтәргән хатын «АЛАР ҖИРЕННӘН» ычкынуыбызны сорады. Шунда мин хата ясадым: фоторәсемнәргә төшереп, комиссиядән аерылып калдым. Фотолар сүзләргә караганда яхшырак сөйли. Әмма монда да проблема килеп чыкты: фотоаппаратымны ваттылар! Әгәр минем яныма ике полицейский йөгереп килеп өлгермәсә, фотоаппарат белән генә бетмәс иде, мөгаен. Гомумән, табордагы кунакчыллыкка ныклы «бишле» куеп була. Әлеге фактка мин игътибар итмәскә булдым (бу минем яктан профессионалларча булмас иде). Кем белә, бәлки, чегәннәр фотокамера тоткан кешеләрне генә яратмыйлардыр, аларның бит моңа тулы хокукы бар.
Илсөя ЗАВИЛЕЙСКАЯ
Автор фотолары
Тулырак - газетаның 84нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев