Яшел Үзән

Чебешләрне санар чак җитте

- Шәһәрне төзекләндерү - уңайлы тормышка бер адым, - дип сүзен башлады шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Кияшко җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә. - Бу юнәлештә юллар ремонтлауга зур игътибар бирелә. 57 урамда юлларга чокыр-чакыр ямалды. Быелгы җәйдә паркларны, спорт һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү актуаль булган. Бигрәк тә шәһәр халкына «Родина» мәдәният...

- Шәһәрне төзекләндерү - уңайлы тормышка бер адым, - дип сүзен башлады шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Кияшко җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә. - Бу юнәлештә юллар ремонтлауга зур игътибар бирелә. 57 урамда юлларга чокыр-чакыр ямалды.
Быелгы җәйдә паркларны, спорт һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү актуаль булган. Бигрәк тә шәһәр халкына «Родина» мәдәният сарае янындагы балалар мәйданчыгы ошый. Хәзер өч парк зонасы - төзекләндерү планында. Шәһәрдә быел 329 мең данә чәчәк, 600дән артык агач утыртылган, 1 миллион 200 мең квадрат метрда үлән чабылган. Шул ук вакытта 181 корыган агачны кискәннәр. «Октябрь-ноябрьдә «Агач утырт!» акциясе уздырып, аңа бөтен учреждениеләрне җәлеп итәргә җыенабыз, - дип сүзен дәвам итә А.Кияшко. - 5 меңгә якын агач утыртылачак. Ә менә үзәк урамнарда төрле декоратив агачлар утыртып, яңа композицияләр ясарга да уебыз юк түгел. Йорт алды территорияләренә утыртырга ТКХ департаменты 1000 данә агач үсентесе бирәчәк быел».
Ялларда узган көзге ярминкәләргә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Сергей Егоров нәтиҗә ясады. Шушы ике көндә район буенча - 2 миллион 251,8 мең сумлык 164,5 тонна, шәһәрдә 2 миллион 31 мең сумлык 145,2 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Әмма бу - узган елгыдан азрак.
- Җирле авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә сату өчен шартлар тудырылса да, «Торговый двор» сәүдә комплексының территориясендә җирле җитештерүчеләр булмады. Нигездә шәхси эшмәкәрләр һәм Чувашиядән килүчеләр генә сәүдә итте. Шуңа күрә ярминкәдә катнашучылар графигын яңадан карарга кирәк булачак, - диде чыгыш ясаучы.
Ярминкәләрнең Васильевода начар оештырылуы да тәнкыйтькә алынды. Бу җирлекнең башкарма комитетына шәхси хуҗалыкларны ныграк җәлеп итәргә кирәк. Тагын шунысы да билгеләнде: Яшел Үзәндә авыл хуҗалыгы продукциясе Казанныкына караганда кыйммәтрәк булган. Фиксацияләнгән бәяләр куелган һәм сыйфатлы товар сатылган ярминкәләр халыкны күбрәк җәлеп итә шул.
Тагын бер мөһим мәсьәлә кузгатылды бу очрашуда. Федераль ташламага ия булган инвалидларга соцпакет бирү. Районда 17 111 федераль льготник исәпләнеп, шуларның 78 проценты быел соцпакеттан баш тарткан булган. 2014 елга да 456 кеше баш тартып гариза язган. 91 кеше аны кире сорап мөрәҗәгать иткән. Яшел Үзән соцпакеттан баш тартучылар саны буенча республикада лидерлыкта тора. Шуңа аны киметү максатыннан аңлату эшләрен активлаштыру таләп ителә. Әйтик, «даруларның сыйфаты канәгатьләндерми», яисә «андый дару исемлектә юк», «рецепт алу катлаулы». Район үзәк дәваханәсе баш табибы аңлатуынча, ташламадан баш тартырлык сәбәпләр юк, проблема күптән хәл ителгән. Льготниклар ала торган дарулар исемлегенә нигездә Россиянең үзендә җитештерелгән шул ук составтагы дарулар кертелгән. Рецептлар бирү мәсьәләсе дә җайга салынган. Авылда яшәүчеләргә даруны ФАПлар үзләре алып кайтып бирә ала. Шуны искәртергә кирәк: авыру кешегә ташламадан баш тартканчы җиде тапкыр уйларга кирәк. Кыйммәткә төшүе бар.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: