Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чәчү төгәлләнеп килә

Быелгы яз игенчегә бик тә уңайлы килде кебек. Кирәк чагында җылы кояш нуры балкыды, кирәк чагында яңгырлар явып җиргә дым керде. Күз генә тимәсен берүк! Ильяс САЛИХҖАН Һава шартларының әйбәт торуы язгы кыр эшләрен тиз тотарга мөмкинлек бирде. Өлгерләр басуларын эшкәртеп, җиргә ашламалар кертеп, сабан ашлыкларын чәчеп бетерделәр инде. Кызу...


Быелгы яз игенчегә бик тә уңайлы килде кебек. Кирәк чагында җылы кояш нуры балкыды, кирәк чагында яңгырлар явып җиргә дым керде. Күз генә тимәсен берүк!

Ильяс САЛИХҖАН

Һава шартларының әйбәт торуы язгы кыр эшләрен тиз тотарга мөмкинлек бирде. Өлгерләр басуларын эшкәртеп, җиргә ашламалар кертеп, сабан ашлыкларын чәчеп бетерделәр инде. Кызу эшләрен төгәлләгән игенчеләргә чын-чынлап май кояшыдай балкып сөенергә була хәзер. Әйтик, «Күгәй» кооператив хуҗалыгында шулай уңышлы барды эшләр. «Табигать байлыгы» муниципаль унитар предприятиесе дә көнбагыштан башкасын чәчеп бетерде. Бишнә ягындагы «Заволжье» агрофирмасы да үзенең басуларында эшне төгәлләп килә. Район буенча алганда исә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән чәршәмбе алынган мәгълүматлар түбәндәгечә. Сабан ашлыгына билгеләнгән 7230 гектар җиргә тулысынча орлык салынды. Шулай ук бүтән бөртеклеләрне чәчү дә уңышлы дәвам итә. Көнбагыш - 4500 гектар, кукуруз - 2500 гектар, рапс - 700 гектар, бер еллык үлән - 2500 гектар мәйданда чәчелгән. Хуҗалыклар чүп үләннәргә каршы көрәшне дә башлап җибәрделәр, бу эш 7500 гектарда башкарылды.
Майның җылы көннәре дөньяны яшелләндерде. Мал көтүләрен болыннарга чыгарырга мөмкин хәзер. Күп хуҗалыклар җәйләүләрен әзерләп өлгерделәр. Мөгаен, «Овощевод» хуҗалыгы иң алдынгыдыр. Ул үзенең 4 отрядын да җәйге лагерьларга чыгарды инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев