Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Cез безнең булышчыларыбыз

Кем әйткәндәй, әйләнә дә килә язлар... Язлар белән безнең һөнәри бәйрәмебез дә. Дөрестән дә, 19 май - Татарстан матбугаты көне, дуслар! Бәйрәм булгач, ел саен, безгә шалтыратып, котлаучы укучыларыбыз күп була. Алдан ук, рәхмәтләребезне белдерәбез һәм һәрвакыт бергә калып, бердәм булып яшәсәк икән, дигән теләктә калабыз. Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре...

Кем әйткәндәй, әйләнә дә килә язлар... Язлар белән безнең һөнәри бәйрәмебез дә. Дөрестән дә, 19 май - Татарстан матбугаты көне, дуслар!

Бәйрәм булгач, ел саен, безгә шалтыратып, котлаучы укучыларыбыз күп була. Алдан ук, рәхмәтләребезне белдерәбез һәм һәрвакыт бергә калып, бердәм булып яшәсәк икән, дигән теләктә калабыз.
Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре арасында газета хезмәткәрләренең хезмәте иң дәрәҗәлесе һәм абруйлысы дип уйлыйм мин үзем шәхсән. Ник дигәндә, ташка баскан сүз ташка баскан инде ул. Җыр-биюгә дә, искитмәле картинкаларга да төрелеп бирелми. Ул, закон сыман, дөрес һәм гадел булырга тиеш.
Шушы җаваплы эшебездә безнең ярдәмчеләребез күп һәм без аларга аеруча рәхмәтле. Болар районыбызның төрле җаваплы оешмаларда эшләүче матбугат белән бәйле хезмәткәрләр Резедә Йосыпова, Лилиана Куликова, Николай Гулин, Сәрия Заһидуллина, Светлана Крылова, Елена Тосаковалар. Алар хезмәтләре буенча безнең белән тыгыз элемтәдә торса, Наумир Сәмигуллин, Әхәт Садриев, Илтөзәр Фатыйхов, Гамир Гарифуллин, Нурия Мостафина, Фирдәвес Шиһапова, Гөлфинә Канакова, Розалия Ибраһимова, Шамил Гайнуллин һәм башка бик күпләр - күңелләре кушканга, бу дөньяга битараф булмаганга. Рәхмәт сезгә, кадерле укучыларыбыз! Бәйрәм белән!

Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев