Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бюджет тикшерелде

19 декабрьдә Яшел Үзән муниципаль район Советының XIV сессиясе булды. Муниципаль район Советы депутатлары сессиядә 3 мәсьәлә тикшерде. Муниципаль район территориясе чикләренә үз-гәрешләр кертү турындагы мәсьәлә шәһәр Советы сессиясендә дә тикшерелгән иде. Бу юлы да әлеге мәсьәлә буенча карарны депутатлар бертавыштан кабул итте. Яңа Тура янында технополис төзелү сәбәпле, «М-7»...

19 декабрьдә Яшел Үзән муниципаль район Советының XIV сессиясе булды. Муниципаль район Советы депутатлары сессиядә
3 мәсьәлә тикшерде.

Муниципаль район территориясе чикләренә үз-гәрешләр кертү турындагы мәсьәлә шәһәр Советы сессиясендә дә тикшерелгән иде. Бу юлы да әлеге мәсьәлә буенча карарны депутатлар бертавыштан кабул итте. Яңа Тура янында технополис төзелү сәбәпле, «М-7» трассасы буеннан «Казан шәһәре» муниципаль бе-рәмлеге территориясенә кергән җир кишәрлеге Яшел Үзән районы карамагына күчәргә, ә Октябрьскийның кайбер җирләре Казан территориясе булып саналырга мөмкин. Бу мәсьәлә ТР Дәүләт Советында да тикшереләчәк.
2012 елга һәм якындагы 2013 һәм 2014 елларга исәпләнгән бюджет депутат комиссияләрендә тикшерелгәнгә күрә, депутатлар аны бертавыштан кабул итте. Бу мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Дегтева, контроль-исәп-хисап палатасы рәисе Эдуард Мөстәкыймов, социаль-икътисадый үсеш, бюджет-финанс, муниципаль милек һәм эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Ольга Нагайцева чыгыш ясады.
Советның социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау буенча даими комиссия рәисе Валентина Когогина башкарылган эшләр хакында хисап тотты.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250