Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмнән һәркем рухи азык алды

Якшәмбе көнне Яшел Үзәндә яшәүче мөселман халкы мөбарәк бәйрәм - Мәүлидне олылап Горький исемендәге мәдәният сараенда билгеләп узды.

Яшел үзәнлеләрне котларга дип Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да килгән иде. Гомумән, бу чарада мөхтәрәм кунаклар күп булды. Бәйрәмгә җыелучыларны муниципаль район башлыгы Александр Тыгин котлап, мөселманнар бәйрәме белән христианнар бәйрәменең бергә туры килүен асызыклады, республикабызга һәм ил-көннәребезгә тынычлык теләде.

Бу бәйрәмдә район авылларыннан да, шәһәр мәктәпләреннән дә балалар милли киемнәргә киенеп килеп, матур-матур чыгышлары белән куандырды. Кызыклы милли темага һәм пәйгамбәребез тормышына багышланган театральләштерелгән күренешләр тамашачылар күңеленә хуш килде. Күпме мөнәҗәтләр әйтелде, догалар кылынды. Әлеге бәйрәмнән һәркемнең күңеле булып, үзенә рухи азык алып кайтып китте.

Мәүлид мөбарәк булсын!

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X