Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм узды, хатирәләр калды

9 майда Яшел Үзән халкы Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларын Җиңүне 68нче тапкыр зурлап билгеләде. Бәйрәм тантанасы, гадәттәгечә, сугыш кырында ятып калган солдатлар истәлегенә кабызылган Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башланды. Җиңү бәйрәмен халкыбыз елдан-ел күләмлерәк, безнең хәтерләрдә озакка уелып калырлык итеп уздыра. Яшел Үзән халкы да безнең имин тормыш өчен...

9 майда Яшел Үзән халкы Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларын Җиңүне 68нче тапкыр зурлап билгеләде. Бәйрәм тантанасы, гадәттәгечә, сугыш кырында ятып калган солдатлар истәлегенә кабызылган Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башланды.
Җиңү бәйрәмен халкыбыз елдан-ел күләмлерәк, безнең хәтерләрдә озакка уелып калырлык итеп уздыра. Яшел Үзән халкы да безнең имин тормыш өчен гомерләрен кызганмаган якташларын хөрмәтләргә беркайчан да, бер елны да онытмый.
Бәйрәм парадтан башланып, аңа хәрби комиссар Рамил Батршин командалык итте. Мәйданнан, сугыш елларын хәтерләтеп, Җиңү караваны -бизәлгән йөк автомобильләренә утырган яшьләр җыелучыларны сәламләп узып китте. Хәрби киемнәргә киенгән мәктәп укучылары, студентлар, яшьләр, кадетлар, МЧС, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре маршка чыгып, тантаналы өлешне тагын да дулкынландыргыч итте. Мәйданга җыелучыларны, ветераннарны, кунакларны Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин бәйрәм белән котлап, бу Россиянең төп бәйрәме, ул дәүләтебезнең көче һәм дәрәҗәсе, халык һәм армия өчен горурлык бәйрәме диде. Бабаларыбыз яулаган тыныч көннәрне сугышлар янәдән бозмасын, аларның истәлеге мәңге җуелмасын диде ул, сүзен дәвам итеп. Мәйданда барган тантаналы мизгелләрне балалар сәхнәләштерелгән биюләр белән бизәп җибәрде. Хәрби оркестрга ияреп, мәйдан уртасында мәдәният идарәсе җитәкчесе Ринат Җаппаровның «День Победы» җырын башкаруы шулай ук берәүне дә битараф калдырмады һәм бик отышлы булды.
Парадтан соң предприятие, учреждение һәм оешма хезмәткәрләре якташларыбыз һәйкәлләрен чәчәкләргә күмде. Әлбәттә инде, орден-медальләрен тагып килгән сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен дә бу көнне бик олыладылар, хөрмәтләп, чәчәк бәйләмнәре бирделәр. Яшел Үзәннән сугышка 30 меңнән артык кеше киткән. Нибары яртысы гына кире әйләнеп кайткан ветераннарның сафы елдан-ел кими, бу көнгә аларның бары 238е генә исән-сау. Шуңа күрә аларга кадер-хөрмәт бәйрәмдә генә түгел, ә һәр көнне кирәк.
Бәйрәм чаралары шәһәр күле буенда дәвам итте. Монда быел башка еллардан аермалы буларак, зур сәхнә куелган иде. Анда бәйрәм концерты кичке унга - бәйрәм салютына кадәр дәвам итте. Халык рәхәтләнеп ял итсен өчен сәүдә лареклары эшләде, балалар күңелен күрерлек уен аттракционнары шау-гөр килеп торды. Әлбәттә инде, шәһәрнең мәдәният сарайлары каршындагы мәйданнар да тын тормады. Зур капиталь ремонттан соң ачылган «Родина» мәдәният сараенда хәрби җырлардан торган концерт бик күп яшел үзәнлеләрне үз янына берләштерде. Бу көнне үзәк базар янында да кичкә кадәр концерт тынмады. Болардан тыш, тарихи мирас музее каршында музыка мәктәбе һәм сәнгать мәктәбе укучылары чыгышлары һәм экспозицияләре хәтердә калырлык булды. Күл буенда традицион кыр кухнясында ветераннарны тәмле карабодай боткасы белән сыйларга онытмадылар. Җиңү эстафетасы, рәсем конкурслары, судомоделистларның күрсәтмә чыгышлары, «Аҗаган» эстафетасы барысы да шушы бәйрәмнең алыштыргысыз өлеше булып торды. Василий Теркин привалында да җыр-биюләр гөрләде, халык өзелмәде. Яшел Үзән талантларга бай шәһәр, шуңа күрә алар Җиңү бәйрәмен көтеп алып, аны лаеклы уздыра, бии дә, җырлый да, хәтта узышка да чыга, ветераннарны да хөрмәтләргә онытмый.
Күк йөзендә төрле утлар биреп ялтыраган салют бәйрәмнең иң югары ноктасы һәм шул ук вакытта соңгы аккорды да иде. Хөрмәтле ветераннар, тагын бер тапкыр бәйрәм белән Сезне! Бу Бөек бәйрәмнең һәр мизгеле Сезнең хөрмәткә, яу кырында ятып калганнар истәлегенә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X