Яшел Үзән

Бәйрәм тыныч узган, әмма җитешсезлекләр дә булган

Яшел Үзән муниципаль районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән яңа елдагы беренче киңәшмәсендә узып киткән иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Яңа елга йомгак ясалды. Яшел Үзән муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе, коррупциягә каршы тору комиссиясе рәисе урынбасары Айрат Гыймадиевның чыгышы Татарстан Республикасы халкы һәм эшмәкәрләр фикерен өйрәнү, Яшел Үзәндә...

Яшел Үзән муниципаль районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән яңа елдагы беренче киңәшмәсендә узып киткән иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Яңа елга йомгак ясалды.
Яшел Үзән муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе, коррупциягә каршы тору комиссиясе рәисе урынбасары Айрат Гыймадиевның чыгышы Татарстан Республикасы халкы һәм эшмәкәрләр фикерен өйрәнү, Яшел Үзәндә коррупциягә каршы эшчәнлеккә багышланды. Ана капиталын акчага алмаштыру буенча закон бозу очраклары күзәтелгән. Бүгенге көндә 23 иск судка җибәрелеп, икесе канәгатьләндерелгән дә инде. Коррупциягә каршы эшчәнлектә муниципаль норматив актларга экспертиза ясау мөһим урын алып тора. 2012 елда шулай 97 проектка экспертиза ясаганнар. Республика буенча Яшел Үзән районындагы коррупциягә каршы эшчәнлекне канәгатьләнерлек дип таныганнар.
Шәһәрнең Яңа елда бизәлеше, Яңа ел көннәрендә урам юлларын һәм йорт алды территорияләрен чистарту турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин чыгышы тыңланды. Тирә-як фасадларны бизәүдә шәһәр предприятиеләреннән ЗПКБ, Озерная урамындагы ит комбинаты, Заикин урамындагы икмәк комбинаты, «Табигать байлыклары» МУП, «Водоканал» ААҖ, мәгариф учреждениеләре бай фантазия күрсәткән. Быел «Авангард» стадионында да чыршы бизәп куйганнар. Бәйрәм көннәрендә юлларны чистарту буенча шәһәр хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләп, урамнардан 13700 куб кар җыеп түккәннәр.
Яңа ел чараларын оештыру һәм балаларның кышкы каникулны ничек үткәрүе турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Афанасьева сөйләп узды. Бәйрәм Кыш бабайлар парадыннан башланып киткән. 21926 балага Яңа ел бүләге әзерләп биргәннәр. 31 декабрьдә шәһәрнең ике мәйданында төп бәйрәм чаралары булып, халыкка кызыклы концерт программасы күрсәтелгән. Балаларга мәдәният йортларында, сарайларда күңелле сәхнәләштерелгән чыршы бәйрәмнәре дә оештырганнар. Яңа ел каникуллары спорт чараларына да бик бай булган. Каникулның һәр көне балалар өчен файдалы, кызыклы булган дип әйтергә җирлек бар.
Муниципаль район башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Александр Старостин халыктан килгән мөрәҗәгатьләргә анализ ясады. Шәхси характердагы, шәһәр хезмәтләренә дәгъва белдереп мөрәҗәгать итүчеләр күп. Алар җәяүлеләр юлларының, ишегалларының кардан чистартылмавына кагыла. Сукбай этләр дә шәһәр урамнарында күбәйгән. Яңа ел көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенә мөрәҗәгать итүчеләр күбәеп, фельдшерлар үзләре аяктан егылган, «03» машиналарына йөрергә карлы юллар нык комачаулаган.
Киңәшмәне алып барган Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин җитешсезлекләрне төзәтергә кирәклеген билгеләп, шәһәрнең Яңа елга әзерлегенә, юлларның кардан чистартылу дәрәҗәсенә канәгатьсезлек белдерде.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: