Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм көткәндә

Яңа ел якынлашканда бөтен җирдә чыршы бәйрәмнәре оештырылачак. Бәйрәм күңелле чара, әлбәттә, әмма, бәла чыкмасын өчен, алдан иминлек чарасын күрү бик мөһим. ТР МЧСның Яшел Үзән муниципаль район идарәсе хезмәткәрләре кисәтүенчә, мондый бәйрәмнәр запас эвакуация ишеге булган биналарда гына уздырылырга тиеш. Шул ук вакытта тәрәзәләрдә ачылмый торган металл рәшәткәләр булмасын....

Яңа ел якынлашканда бөтен җирдә чыршы бәйрәмнәре оештырылачак. Бәйрәм күңелле чара, әлбәттә, әмма, бәла чыкмасын өчен, алдан иминлек чарасын күрү бик мөһим.
ТР МЧСның Яшел Үзән муниципаль район идарәсе хезмәткәрләре кисәтүенчә, мондый бәйрәмнәр запас эвакуация ишеге булган биналарда гына уздырылырга тиеш. Шул ук вакытта тәрәзәләрдә ачылмый торган металл рәшәткәләр булмасын. Чыршы куелган бинада янгын сүндерү өчен каралган бөтен әйбернең алдан әзерләп куелган булуы шарт. Бәйрәм барышында төрле шәмнәр, фейерверклар, тиз ут кабучан әйберләр куллану тыела. Чыршыны целлулоид уенчыклар, марля һәм мамык белән дә бизәргә ярамый.
Бәйрәмгә әзерләнгәндә пиротехник уенчыкларны, шартлаткычларны җентекләп сайларга кирәк. Аның иң беренче чиратта сертификаты булырга тиеш. Тышкы күренешенә дә игътибар итү комачауламас. Шикле, дефектлы пиротехниканы куллану бик куркыныч. Шуны да истән чыгармаска кирәк: пиротехниканы бары тик урамда гына, инструкция нигезендә генә кулланырга рөхсәт ителә. Шул ук вакытта пиротехниканы саклау кагыйдәләрен үтәү дә зарур.
Әгәр дә инде сакланып та, янгын чыга калса, тиз арада телефоннан «01», мобиль телефоннан «010», «112» номерларын җыеп, коткаручыларны чакыртырга, янгын чыккан урынны, адресын ачык итеп атарга һәм җаваплы затларга кешеләрне эвакуацияли башларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев