Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быелгы техникага кар куркыныч түгел

- Кыш көтмәгәндә килә, дигән гыйбарә безгә кагылмый, - дип сүзен башлады җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин. - Шәһәр һәм район территориясендә кышын юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатыннан чыгып, быел бездә шактый гына уңай үзгәрешләр булды. Бу сүзләрне исбатлап, Горький исемендәге...

- Кыш көтмәгәндә килә, дигән гыйбарә

безгә кагылмый, - дип сүзен башлады җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин. - Шәһәр һәм район территориясендә кышын юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатыннан чыгып, быел бездә шактый гына уңай үзгәрешләр булды.

Бу сүзләрне исбатлап, Горький исемендәге мәдәният сарае каршында быел сатып алынган кар чистарту техникасы тезеп куелган иде. Яңа яңа инде, аларга бернинди кар-буран да куркыныч булмас.
И.Штин сүзләренә караганда, шәһәр территориясеннән җыелучы карны түгү өчен берничә урын - Молодежная урамындагы АЗС яны һәм ТБО полигоны әзерләнгән. Юл кырыйларында һәм шәхси секторда яңгыр суы каналлары чистартылган. Территорияләрне чистартучы предприятиеләр белән координацион киңәшмәләр уздырылып, подрядчы буларак, «Экоресурс» МУП белән контракт төзелгән.
- Кышкы техника әзер һәм ул 1 ноябрьдән 10 апрельгә кадәр тәүлеклек эш режимына күчерелде, - ди И.Штин. - Бүгенге көндә 2500 тонна ком-тоз кушылмасы, 40 берәмлек техника әзерләп куелды. Шул исәптән быел 5 берәмлек техника сатып алдык. Боларга өстәп, ел ахырына кадәр тагын берне сатып алырга җыенабыз. Әлеге техникада эшләрлек механизаторлар да тупланды. Алар кышкы чорда ике сменада эшләячәк. Алай гына да түгел, юлларда хәвеф-хәтәрне булдырмау максатыннан, 8 юл тамгасын алмаштырдык һәм өстәмә рәвештә 54 тамга куелды. Шулай ук тукталыш тыелган урыннарга тамга куясы урамнар исемлеге билгеләнде. Шәхси секторда 20 лампа алмаштырылып, шәһәр урамнары күзгә күренеп яктырды. Төзекләндерү бүлеге санкцияләнмәгән кар өемнәрен контрольдә тотачак.
Югарыда әйтелгәннәрдән күренгәнчә, яшел үзәнлеләрне быелгы кыш куркытмаска охшаган. Техника әйбәт, эшче көчләр әзер, кар яуганны көтеп кенә торалар. Әмма бу техника күбрәк зур юлларны чистарту белән мәшгуль булыр. Ә менә ишегалларын һәм тротуарларны чистартканда, әлегә кул көченә исәп тотарга кала.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250