Яшел Үзән

Бәяне халык бирә

Чиновникларга хәзер халык сорау бирүдән тартынмый. Борчыган сорауларны Интернет аша бирү бик уңайлы. Шулай ук хакимиятнең «Халык контроле», «Кайнар линия», «Форум» кебек мөрәҗәгатьләр кабул итү линияләре дә тынып тормый. Узган атнада, мәсәлән, яшәүчеләрдән аларга 152 сорау җибәрелеп, күбесенә җавап табылган. Хәзер муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе...

Чиновникларга хәзер халык сорау бирүдән тартынмый. Борчыган сорауларны Интернет аша бирү бик уңайлы. Шулай ук хакимиятнең «Халык контроле», «Кайнар линия», «Форум» кебек мөрәҗәгатьләр кабул итү линияләре дә тынып тормый.
Узган атнада, мәсәлән, яшәүчеләрдән аларга 152 сорау җибәрелеп, күбесенә җавап табылган. Хәзер муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәсенең халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне анализлаудан башлануы үзе үк җитәкчеләрнең халыкка йөз белән борылуын күрсәтә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин чиновниклар эшенә төп бәяне халык бирә дип исәпли. Сораулар арасында чисталык мәсьәләсе мөһим урынны алса да, юлларның начарлыгына, газоннарга машиналар куелуга борчылучылар бар. «Агач утырт!» акциясендә яшь үсентеләр утыртылып та, күбесенең һәлак булуын «галочка» өчен эшләнде дип уйлый кайбер сорау бирүчеләр. Акциянең асылы бик тирәндә булып, аларны карап үстерү үзебездән торса да.
ТКХ департаменты җитәкчесе Олег Анисимов Васильевода торак-коммуналь хуҗалыгы проблемаларына тукталды. Анализ ясау күрсәткәнчә, андагы торак фондының техник торышы уртача район күрсәткеченә яраша. Аз катлы йортларның күплеге бу планда негатив фактор булып тора. Икенче проблема - тарифлар. Аларның шәһәрнекеннән түбәнрәк булуы нәтиҗәсендә ул гомуми торак милкен тоту буенча эшләрне финанслау мөмкинлеген чикли. «Торак компаниясе» ширкәтфе идарә итә торган йортларның мәйданы нибары 185 мең квадрат метр тәшкил итеп, аларга 3 подрядчы хезмәт күрсәтү үзен-үзе акламый. Болардан тыш, идарәче компанияләргә халык белән тыгыз элемтә урнаштырырга, йортларда советлар төзергә, тарифларны хезмәт күрсәтү дәрәҗәсенә яраштырырга, көнкүреш калдыкларын түгүне җайга салырга, хезмәт күрсәткән өчен түләмәүчеләр белән эшне көчәйтергә кирәк.
Җәйге чорда шәһәр эчендәге юлларны төзекләндерү, чокыр-чакырларны ямау да актуаль. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Кияшко сүзләренә караганда, 2013 ел өчен шәһәр бюджетыннан 15 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Эшләрне апрельдә үк үзәк урамнарда башлаганнар. Планга 57 урам кертелеп, эшне 15 июньгә тәмамларга җыеналар.
Һәр дүшәмбе киңәшмәсендә экология инспекциясенең чүплекләргә кагылышлы уздырган рейды нәтиҗәләре бирелә. Бу юлы шәһәр урамнары тәнкыйтькә алынды. Әйтик, Гоголь урамындагы чүп-чардан ишелеп түгелеп утырган контейнерлар, шәхси сектордагы Мичурин, Осипенко, Пасечная урамнарындагы чүп тулган чокыр-чакырлар билгеләнә. Ерак барасы түгел, хәтта Ленин урамының 38нче йорты артында да санкцияләнмәгән чүплек табылган. Мондый күзәтү-тикшерүләр соңгы чүплекне юкка чыгарганчы дәвам итәчәк. Чүп-чарын теләсә кая ыргытырга күнеккән яшәүчеләрне «акылга» утыртканчы. Андыйларга административ санкцияләр куллана башласалар, әйләнә-тирә чисталыгын бозучыларга закон нигезендә җавап бирергә туры килмәгәе.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: