Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәяләрне прокуратура тикшерәчәк

Узган елның августында Европа союзы илләре, шулай ук АКШ, Норвегия, Австралия, Канада Россиягә азык-төлек кертүне чикләде.

Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй кисәк кенә доллар курсы да артты. Һәм әле дә булса артуын дәвам итә. Болар барысы да товарларга бәянең котырып үсүенә китерде.

Берәр нинди азык-төлеккә бәя берничә сумга гына артса да, шау килә торган идек. Хәзер исә бер генә әйбергә булса да бәя күтәрелмичә калдымы икән? Азык-төлек, балалар бакчасына, мәктәптә тукланган өчен... Бигрәк тә азык-төлеккә арткан бәя кесәгә суга. Акча янчыгыңда 1000 сум булмаса, кибеткә барып та торасы юк. Кем уйлаган 20 сумлык карабодай ярмасы 90 сумга кадәр күтәрелер дип. Хәзер аның иң арзаны (1кг) 49 сум 50 тиен тора. Ул җиләк-җимеш янына да килерлек түгел. Хәтта алманы 60 сумнан арзанракка таба алмыйсың. Базарда исә ясалма кебек ялтырап торган алманың килосы 200 сум тора. Мин үзем җиләк-җимешне зуррак кибетләрдән алам. Базарга караганда күпкә очсызрак та һәм җаның теләгәнне сайлап та алырга була. Мәсәлән, 150 сумлык виноград базарда 300-360 сум тора. Ярар, виноград ашамыйча да яшәрбез, тик көндәлек рационда кулланыла торган шикәр комы, йомырка, ярмаларның кыйммәт булуы, ай-һай, кесәгә суга. Эшләгән акчабыз ашар өчен генә китеп бара.

- 28 сум торган «Нури» чәе дә 50 сум булган бит. Шул ашар өчен генә яшибез бугай, яки яшәр өчен ашыйбыз микән, аптыраган? - дип сөйләп торды бер танышым.

Яшел Үзәндә азык-төлеккә чамасыз бәя күтәрелү булмасын өчен ниләр эшләнә соң, бу хакта район башкарма комитетының беренче урынбасары Илнар Гафиятуллин дүшәмбе киңәшмәсендә дә сөйләде.

- Ваклап сату бәяләре мониторингы ясала (монда 40лап товар кергән). Гыйнварның 1еннән 13нә кадәр бәя арту күзәтелмәде. Сизелерлек үсеш 15 гыйнвардан башланды. Шикәр комы 6,4%ка, атланмай 22%ка, дөге 5%ка, чәй 23%ка, сыек май 8,3%ка, он 7,7%ка, сыер ите 13%ка артты. Яшелчә белән җиләк-җимешкә дә бәяләр сикерде. Безнең тарафтан район территориясендә авыл хуҗалыгы продукцияләре базарын, чимал һәм азык-төлекне контрольдә тоту буенча оператив штаб оештырылды. Үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре аена ике тапкыр Яшел Үзән шәһәр прокуратурасына җибәреләчәк.

- Әлегә закон бозучылар юк. Азык-төлеккә нигезсез бәя арттырылган фактлары табылган очракта, гаеплеләр җаваплылыкка тартылачак , - дип белдерде район прокуроры Сергей Брынза.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X