Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәя арта, сыйфат яхшыра

Балалар бакчасына балаңны йөрткән өчен түләүләр арту темасы көн кадагыннан төшми, биг­рәк тә уртача хезмәт хакы белән әллә ни мактана алмаган Яшел Үзәндә. Массакүләм мәгълүмат чараларында да яшь әти-әниләрнең ризасызлыгы турында да әледән-әле язмалар күренеп тора. Моны аңлату эше җитмәүдән дип аңлатырга тырышалар. Югыйсә бу турыда бик күп язылды. Узган...

Балалар бакчасына балаңны йөрткән өчен түләүләр арту темасы көн кадагыннан төшми, биг­рәк тә уртача хезмәт хакы белән әллә ни мактана алмаган Яшел Үзәндә. Массакүләм мәгълүмат чараларында да яшь әти-әниләрнең ризасызлыгы турында да әледән-әле язмалар күренеп тора. Моны аңлату эше җитмәүдән дип аңлатырга тырышалар. Югыйсә бу турыда бик күп язылды.
Узган атнада шәһәребезнең 13 һәм 18нче балалар бакчаларында ата-аналар белән ТР Фән һәм мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин, финанс министрлыгы һәм район җитәкчелеге вәкилләре очрашып, халыкны тынычландырыр­га тырышты.
«Россия Федерациясендә Мәгариф турында закон»га 2014 ел­ның 1 гыйнварыннан үзгәреш­ләр керү сәбәпле, бала­ны бакчага йөрт­кән өчен ата-аналар күбрәк түли башлый. «Яңа стан­дарт­ларга ярашлы рәвештә, бакча - гомуми белем би­рүнең беренче бас­кычы, димәк, бакчаның материаль-техник база­сы, укы­ту-тәрбияләү про­­цес­­сы яхшырачак, тәрбиячеләрнең профессиональ дәрәҗәсе үсәчәк. Шулай булгач, чыгымнарның артуы гаҗәп түгел», - ди Данил Мәхмүт улы.
Әмма эшләп тә табышы аз булганнарга бор­­чылыр урын юк: компенсация түләнәчәк. Компенсация (беренче балага - 20, икенчесенә - 50, өченчесенә - 70 процент) болай да түләнә иде бит, диярсез. Яңа закон буенча чыгымнар өч өлешкә бүленә: белем биргән өчен, коммуналь хезмәтләр һәм балаларга күз-колак булып торган өчен. Әйе-әйе, ата-аналар баланы карап-тәрбияләп торган өчен генә түли, калганын дәүләт күтәрә. Гыйнвардан исә ата-аналар шушы компенсация­ләргә өстәп, өстәмә компенсация дә алачак. Аның күләме гаилә кеременә карап билгеләнә: гаиләнең һәр әгъзасына туры килгән табыш суммасы 10 мең сумга кадәр, 15 мең сумга кадәр, 20 мең сумга кадәр. Әгәр керем 20 мең сумнан артып китсә, компенсация түләнми. Шулай итеп, финанс министрлыгы вәкиле белдергәнчә, табышы кеше башына 10 мең сумга кадәр булган гаилә иң гадәти балалар бакчасы өчен 261 сум гына артык түли башлая­чак, икенче бала йөргән очракта нибары 90 сумга. Данил Мостафин белдергәнчә, әле аны икегә бүлеп тә түләргә була: компенсация алганчы һәм компенсация алганнан соң.
Җыелышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров белдергәнчә, бу - район җитәкчелеге өчен өстән үтеп китә торган гына мәсьәлә түгел. Җитәкчеләр хакимияткә 9 ата-ананы (шәһәр, авыл һәм шәһәр тибындагы бистәдән) махсус чакырып, аларның бакчага түли алу сәләте белән кызыксынган. Барысын да уртага салып тикшергән һәм сөйләшкәннән соң, безнең ата-аналар өчен бу сумма күтәрә алырлык дигән нәтиҗәгә килдек, ди Сергей Геннадьевич.
Балалары 13нче балалар бакчасына йөрүче ата-аналар өчен бу сөйләшү яңалык түгел. Әлбәттә, бакча хезмәткәрләре мәгълүматны җиткергән, аңлату эшләре алып барыла. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөһрә Бурдина белдергәнчә, компенсация өчен документларны (алар 6 айдан 6 айга тапшырыла) уңайлы булсын өчен бакчаларның үзендә махсус график буенча кабул итәләр. «Ата-аналар шуны истә тотсыннар: компенсация мөрәҗәгать иткән вакыттан соң гына түләнә», - ди республика социаль ярдәм үзәгенең 21нче филиал мөдире Анжелика Корнишина. Ягъни 2014 елның февралендә мөрәҗәгать итүчеләр гыйн­вар ае өчен компенсациягә өметләнә алмый.
Әйе, 2014 елның 1 гыйнварыннан баланы бакчага йөрткән өчен күп итеп түли башладык та, барысы да ал да гөл булачак, дигән фикер тумасын иде. Уңай үзгәрешләр бүген үк сизелә бакчада. Тәрбиячеләрнең хезмәт хакы күпкә артты, квалификацияләрен ешрак күтәреп торалар, яңа укыту-методик әсбаплар белән тәэмин ителеш күзгә карап яхшырды, диләр. Әмма ата-аналардан да балага карата күбрәк игътибар таләп ителә. Ике як бергә берләшеп эшләгәндә генә уңай нәтиҗә буласын аңлатып торасы юк.
Гүзәл Минһаҗева

Темага ярашлы рәвештә, «Бакчагыздан, түләүдән канәгатьме?» дигән сорау белән баласы яки оныгы бакчага йөрүче берничә укучыбызга мөрәҗәгать иттек.
Сания Җәләлетдинова:
- Оныгымны шәһәребезнең «Салават күпере» бакчасына йөртәбез. Киләсе елдан 2504 сум түләргә туры киләчәк, компенсациягә өметләнеп булмый: балалар икесе дә «частник»та хезмәт кенәгәсез эшли. Әле оныкны инглиз теле түгәрәгенә йөртәбез. Анысы өчен аена 700 сум түлисе. Кичә шкафчигына «Группа копилкасына 1 мең сум җыябыз», дигән язу кыстырып куйганнар. «Тормышыбыз чәчәкләре» бик кыйммәткә төшә түгелме соң?

Алинә Гарипова:
-Хөкүмәтебез кыстый-кыстый бала таптырды да, хәзер алга шундый проблемалар өя. «Садикка йөрткәндә мондый проблемалар пүчтәк, мәктәпкә йөртә башлагач күрерсең әле!» - ди хезмәттәшләрем.

Алия Гайсина:
-Әлегә бала белән өйдә утырам. Ирем дә эшли, үземнең дә эш урыным бар. Түләү белән проблемалар булмас, дип уйлыйбыз. Беренче балам «Кызыл башлык» балалар бакчасына йөри. Бакча эшеннән без бик канәгать. «Малышкина школа»га йөрибез. «Сез инде мәктәпкә тулысынча әзер!» диләр безгә. Бу тәрбиячеләрнең хезмәт җимеше. Рәхмәт аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев