Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бурычың азрак булса, ремонт тизрәк ясала

Яшел Үзәндә 33 тулай торак бар, шуларның 6сы - авария хәлендә һәм яшәргә яраксыз. 27 тулай торак капиталь ремонтлауга мохтаҗ. Дөрес, соңгы елларда «тулай торак» дигән төшенчә, гомумән, юк. Тулай тораклар хәзерге вакытта күп фатирлы торак йортлар рәтендә. Рәсми эш кәгазьләрендә, документларда күп фатирлы торак йорт буларак язылса да, халык...

Яшел Үзәндә 33 тулай торак бар, шуларның 6сы - авария хәлендә һәм яшәргә яраксыз. 27 тулай торак капиталь ремонтлауга мохтаҗ.
Дөрес, соңгы елларда «тулай торак» дигән төшенчә, гомумән, юк. Тулай тораклар хәзерге вакытта күп фатирлы торак йортлар рәтендә. Рәсми эш кәгазьләрендә, документларда күп фатирлы торак йорт буларак язылса да, халык аларны тулай торак дип атавын дәвам итә.
Хәзерге вакытта шәһәр башкарма комитеты торак-коммуналь хуҗалык департаменты белән берлектә шәһәр тулай торакларын тәртипкә китерү буенча махсус программа эшли. Программаны үтәү вакыты акчага бәйле. Иң мөһиме - программаның үзен эшләү. Программаны 5 ел эчендә үтәп чыгарга мөмкин булыр дип исәпли белгечләр. Якынча исәпләүләр буенча аның бәясе 350 миллион сумга төшәргә мөмкин. Мондый зур эшкә муниципаль район бюджеты бүлеп биргән акча җитмәскә дә мөмкин, шуңа күрә республика һәм федераль бюджет ярдәменә өмет зур.
Агымдагы елда Гастелло урамындагы 6нчы тулай торакны ремонтлау күздә тотыла. Тулай торакта яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы булмаса, йә бурыч бик аз күләмдә булса, мондый йортларны беренче чиратта ремонтлауга керешәчәкләр. Йортта яшәүче халыкның бурычы булмау - төп шарт. «Йорт советы» булу да мөһим. Мондый совет күп фатирлы торак йортның байтак проблемасын хәл итә: вахтер эшен оештыра, домофон урнаштыра, уртак милекне вандализмнан саклый. Вахтер хезмәте арзан түгел, бер фатирдан аена уртача 250 сумны чыгарып салырга туры киләчәк. Йортта яшәүчеләр азрак булса, тагын да күбрәк түләргә.
«Тулай торакта яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы шактый, - дип сөйли шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин. - Бер квадрат метрга уртача 306 сум бурычлары җыелган. Ә тулай торакларның гомуми мәйданы 76 мең квадрат метр». Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбедә Горький исемендәге мәдәният сараенда узган киңәшмәсендә чыгыш ясаган Игорь Штин сүзләренә караганда, Тукай, 22; Ленин, 1а; Заикин, 14, 1нче корпус; Гоголь, 29; Гастелло, 6нчы йортлардагы тулай торакта яшәүчеләрнең бурычы аз. Шул ук вакытта тулай торакта яшәүчеләрнең кайсыберләре, хезмәтләрдән файдаланса да, торак-коммуналь хезмәтләр өчен еллар буена сукыр да тиен дә түләми. Гоголь, 41а; Энгельс, 19а; Гоголь, 43а; Чапаев, 1; Татарстан, 21 һәм 25нче йортлар - әлеге тулай торакларда яшәүчеләрнең бурычы күп.
Табигый ки, тулай торакларның һәркайсы иртәме-соңмы тәртипкә китерелер, аларга капиталь ремонт ясалыр. Әмма шушы йортта яшәүче халыкның ЖКХ өчен бурычы азрак булса, ремонт тизрәк ясалыр дигән ышаныч бар. Тагын шуны да әйтү кирәк: тәртип булсын өчен, капиталь ремонт эшләреннән соң, тулай торакларның аерым катлары, элеккеге совет заманындагы кебек, зур предприятиеләрнең эшче-хезмәткәрләренә, билгеле бер учреждениеләргә, әйтик, эчке эшләр бүлегенең, мәгариф, сәламәтлек саклау системасының яшь хезмәткәрләренә дә бирелергә мөмкин.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев