Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бурычка батмавың хәерле

Бөтен уңайлыклары булган кала йортында яшәве бик рәхәт дисәк тә, ул уңайлыклар өчен түләргә кирәклеген истә тотарга кирәк. Аен айга акчасын күчереп бару һәркемнең бурычы, ул кешене уяу тота. Әгәр инде «йоклап калсаң» яисә башка сәбәпләр белән түләми торсаң - эш харап. Бурычың, кар өеме кебек, тау хәтле җыела. Ни...

Бөтен уңайлыклары булган кала йортында яшәве бик рәхәт дисәк тә, ул уңайлыклар өчен түләргә кирәклеген истә тотарга кирәк. Аен айга акчасын күчереп бару һәркемнең бурычы, ул кешене уяу тота. Әгәр инде «йоклап калсаң» яисә башка сәбәпләр белән түләми торсаң - эш харап. Бурычың, кар өеме кебек, тау хәтле җыела.
Ни гаҗәп, менә шул куркыныч бурычлар сазлыгына батканнар шактый икән бездә. Мисалга, Яшел Үзәннең көнбатыш ягында урнашкан җаваплылыгы чикләнгән «Респект» җәмгыяте хезмәт күрсәткән йортлар арасында бер фатир хуҗасы, коммуналь хезмәт күрсәтүләргә түләмичә, бурычын 202520 сумга ук җиткергән. Вакытында түләп бармасаң, менә шундый куркыныч зур өем өелә дә куя икән. Әлеге җәмгыять карамагындагы 103 йортта, 1 июльгә, андый бәла 30 млн 209 мең сумга җиткән. Гаҗәеп зур саннар үзләре үк таң калдыра. Ирексездән, әле ярый вакытында түләп барам, дип уйлап куясың.
Әйтергә кирәк, мондый тискәре хәл белән әлеге җәмгыять даими көрәш алып бара. Аерым рейдлар да үткәрә. Чәршәмбе көнне уздырылганында без дә катнаштык.
Рейд җәмгыятьнең торак хуҗалары белән эшләү белгече Екатерина Орлова җитәкчелегендә барды. Эш барышында «Торак комплексы» идарә компаниясе директоры Марат Хәйруллов та килеп кушылды. Каланың Тургенев, Парат, Украина урамнарындагы йортларда яшәүче бурычлылар тикшерелде.
Бурычларын хәйран күп җыйганнарның ишекләрен шакыдылар алдан. Түләнәсе акчалары йөз мең сумнан да артып киткән ике фатир хуҗасы белән танышырга туры килде безгә. Кеше рәтеннән төшеп калуларының сәбәбе охшаш икән үзләренең. Хуҗалары эшләми, эшкә урнашсалар да, беренче получкага хәтле генә - акча алуга, аракы эчеп, дөньяларын оныталар... Бу сүзләрне безгә эчкече ирләре белән тәмам интегеп беткән хуҗабикәләр сөйләде. Шулкадәр бурычны кайчан түли алуларын да, киләчәктә тәртипле түләп бара алырлармы - бусын да әйтә алмады алар. Электрик аларның фатирына узган чыбыкны кисеп, фатирларын электр утыннан мәхрүм итте. Эссе җәй көнендә суыткычның эшеннән тукталуы әйбәт хәл түгел. Ике кулсыз калу белән бер бу. Белгеч тиешле формада акт язып хуҗабикәләргә бирде. Чара каты, әмма башкача мөмкин түгел, дип аңлатты безгә рейдны җитәкләгән белгеч Екатерина Орлова. Бу чара үзлектән уйлап чыгарылмаган, ә РФ Хөкүмәтенең 354 санлы карары нигезендә башкарыла. Шул ук вакытта өзеклекне ялгап җибәрү мөмкинлеген дә бирә икән «Респект» җәмгыяте. Фатир хуҗасы, бурычын берьюлы түли алмаса, аны өлешләп түләү турында җәмгыять белән килешү төзи. Килешү үтәлсә, хезмәт күрсәтү торгызылачак. Мисалга, бурычлары 16 мең һәм 64 мең сум булган ике фатир хуҗасы белән, шунда ук, андый килешү язылды. Аларның фатирына хезмәт күрсәтүне өзми торырга карар итте белгеч. Тагын бер фатир хуҗасы өендә капиталь төзекләндерү башлаган һәм, шул чакны чыгымлану сәбәпле, инде икенче аен түли алмаган. Ул бурычын киләсе айда капларга вәгъдә биреп расписка язгач, аның да ут-су челтәрләренә кагылмадылар. Шулай итеп, җәмгыять кешегә йөз белән борыла. Рейд барышында идарә җитәкчесе Марат Хәйруллов шәһәрдәге хәлне дә аңлатып бирде безгә.
- Безнең Яшел Үзән халкы, нигездә, тәртипле. Фатир хуҗаларының 96% аен-айга түләп бара. Бездә, күбесенчә, элекке баракларны күреп үскәннәр яши бит. Анда бер-берсен яхшы беләләр иде, җитешсезлеге булганы күрше-тирәдән бик ояла, шуңа күрә «коерыклылар» гел булмаган. Яшәгән торагы өчен түләмәгәннәргә кешедән оят булырга тиеш бит инде, - дип сөйләде ул.
Әйе, кеше бүтәннәрдән оялса гына, тәртип керәчәк. Намуслы булу сорала бездән. Тыныч яшим дисәң, фатирга түләүне дә вакытында башкарырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек без әлеге рейдта.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев