Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәрәкәтле яңгыр астында

Узган җомга көнне нәни серголыларны мәктәпкә озату тантанасы булды. Серго исемендәге заводта һәр вакыйганы, һәр бәйрәмне зурлап, тантаналы төстә оештыра һәм үткәрә беләләр. Бу юлы да предприятиедә эшләүчеләрнең балаларын мәктәпкә барысы бердәм булып озатты. Яңгыр сибәләп торса да, һәркемнең кәефе бәйрәмчә иде. - Сабыйларны мәктәпкә хөрмәтләп озату тантанасын инде 6нчы...

Узган җомга көнне нәни серголыларны мәктәпкә озату тантанасы булды.
Серго исемендәге заводта һәр вакыйганы, һәр бәйрәмне зурлап, тантаналы төстә оештыра һәм үткәрә беләләр. Бу юлы да предприятиедә эшләүчеләрнең балаларын мәктәпкә барысы бердәм булып озатты. Яңгыр сибәләп торса да, һәркемнең кәефе бәйрәмчә иде.
- Сабыйларны мәктәпкә хөрмәтләп озату тантанасын инде 6нчы ел рәттән оештырабыз, - дип сөйли, балалар һәм аларның әти-әниләре алдында чыгыш ясап, предприятиенең кадрлар идарәсе җитәкчесе Анатолий Туманов. - Яхшы укып, әти-әниегезне һәрвакыт сөендереп торыгыз. Киләчәктә илгә, җәмгыятькә файдалы шәхесләр булып үсегез. Сау-сәламәт булыгыз.
Ул нәниләрне якынлашып килүче Белем көне белән предприятие җитәкчелеге исеменнән котлады. Нәни серголыларны бәйрәм белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Афанасьева да килгән иде. Әти-әниләр, нәниләрне мәктәпкә аяк басулары белән котлап, аларга җылы, тәмле сүзләрен җиткерде, ә предприятие җитәкчелегенә, истә калырлык бәйрәм оештырган өчен, рәхмәт белдерде.
Быел заводта эшләүчеләрнең 93 улы һәм кызы тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Шул хөрмәттән предприятие балаларга ранец һәм мәктәп кирәк-яраклары бүләк итте. Балалар бу көнне әти-әниләре эшли торган суыту техникасы җитештерү цехына экскурсия ясады, ашханәдә тәм-том белән сыйланды.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев