Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәрәңге өметле күренә

Бәрәңге уңышы да һава шартларыннан бәйле. Артык ешаеп киткән яңгырлар черетмиме икән, дип борчылучылар да бар. Яңа бәрәңгегезне казып карамадыгызмы, дип без төрле авыл кешеләреннән белешеп алдык. Гөлнара Семахина (Рус Әҗәле): - Алай бәрәңгегә зыян килде дигән сүз чыкканы юк бездә. Кызыксынып караучылар бәрәңгене өметле диләр. Аллаһка шөкер, уңыш булыр...

Бәрәңге уңышы да һава шартларыннан бәйле. Артык ешаеп киткән яңгырлар черетмиме икән, дип борчылучылар да бар. Яңа бәрәңгегезне казып карамадыгызмы, дип без төрле авыл кешеләреннән белешеп алдык.

Гөлнара Семахина (Рус Әҗәле):
- Алай бәрәңгегә зыян килде дигән сүз чыкканы юк бездә. Кызыксынып караучылар бәрәңгене өметле диләр. Аллаһка шөкер, уңыш булыр дип торабыз.

Гүзәл Закирова (Бишнә):
- Бездә зарланучылар юк. Иртә өлгерә торган бәрәңгенең сабаклары саргайды анысы, калганы яшеллектә утыра.

Хәйдәр Сибгатуллин (Бәчек):
- Әйбәт кенә күренә яңа бәрәңге, казып-казып караган идем беркөнне. Черегәннәр туры килмәде, сабаклары да яшел тора әле.
Гөлсинә Сәлахиева (Мулла Иле):
- Бәрәңгебез ямь-яшел утыра, хәтта, чәчәк атмаганнары чәчәк ата әле. Алып караган идек тә, бозылганы күренмәде. Җиребез тиресле булгангадыр инде, эре булып, әйбәт үсә быел бәрәңге.

Белгеч фикере
Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Шәүкәт Шәрипов:
- Бәрәңге сабакларының кибеп китү очраклары бар, бу - фитофтороза чире галәмәте. Ул яңгыр белән килә, шуңа күрә бакчаны дару белән алдан эшкәртергә кирәк. Дару бөтен җирдә дә сатыла, реклама ясамас өчен, анысын әйтеп тормыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев