Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

БОРЧАК БАСУЛАРЫНДА ЭШ БАШЛАНДЫ

Бу айда челлә озакка китсә дә, ашлык тизрәк өлгерер дигән өмет акланмады әле. Ни генә димә, авыл хуҗалыгында эшләр һавадан бәйле. Быел язгы чәчүне дә тоткарлаган иде бит һава шартлары. Һәрхәлдә, җир тигез өлгермәде. Ильяс САЛИХҖАН Шуңа бәйле рәвештә уракка төшү дә төрле хуҗалыкларда төрлечә бара. Биредә беренче башлаучыны мактап...


Бу айда челлә озакка китсә дә, ашлык тизрәк өлгерер дигән өмет акланмады әле. Ни генә димә, авыл хуҗалыгында эшләр һавадан бәйле. Быел язгы чәчүне дә тоткарлаган иде бит һава шартлары. Һәрхәлдә, җир тигез өлгермәде.

Ильяс САЛИХҖАН

Шуңа бәйле рәвештә уракка төшү дә төрле хуҗалыкларда төрлечә бара. Биредә беренче башлаучыны мактап шау-шу күтәрү бик үк дөрес булмас. Һәрнәрсәнең үз вакыты дигәндәй, һәр басуның үз вакыты. Бөртеклеләрнең өлгереп бетүен төгәл чамалап эшкә керешергә телиләр хуҗалыклар.
«Красный Восток»-Агро» җәмгыяте, мәсәлән, борчагын урып-җыеп алды. Җитешкән басуларга бүтән хуҗалыклар да керә башлады. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча барлыгы 500 гектар җирдә урып җыелган инде борчак. Уңыш 1 гектардан уртача 17 центнер чыга. «Красный Восток»-Агро» җәмгыяте арышка да кергән: 200 гектар җирдә эшләп өлгергән алар. Билгеле, узган атнадагы яңгырлар эшне бераз тоткарлады - үзәнлектәге басуларга кереп булмый әле. Әмма хуҗалыклар вакытны бушка уздырмыйлар. «Тау Иле» һәм «Күгәй» хуҗалыклары, мәсәлән, сенаж салу белән шөгыльләнә.
Иртәме-соңмы уракка төшәргә туры киләчәк һәм аны тиз тоту бар игенченең дә бурычы. Урып-җыю эшләре тоткарланмасын өчен, дәүләт төрле яклап ярдәм күрсәтә. Хуҗалыкларга кызу урак өстендә, вакытны әрәм итмичә, эшләрен дөрес алып баруда һәм киңәш-табыш итәргә мөмкинлек бирү максатыннан, районда махсус штаб оештырылды. Урып-җыю эшләренең барышын даими тикшереп-белеп тору, кирәк булганда оештыру чаралары һәм белгечләр белән ярдәм күрсәтү, хуҗалыкларны ташламалы дизель ягулыгы белән тәэмин итүне оештыру, урып-җыю эшләренең барышын даими рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртып бару - штабның төп бурычлары менә шулар.
Тулырак язманы 57нче санда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X