Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Болгарга сәяхәт

Районның ветераннар советы Өлкәннәр көне алдыннан өлкән яшьтәге кешеләргә бик яхшы бүләк ясаган. Алар ПАТПның иң уңайлы автобусында Болгарга сәяхәт кылып кайткан. Бу сәяхәтне ветераннар советы «Грант-вояж» турагентлыгы, ПАТП һәм «Табигать байлыклары» МУП ярдәме белән оештырган. Татар халкының тарихи мирас үзәге - яңадан торгызылган Болгарга бару ветераннар өчен чын бәйрәмгә...

Районның ветераннар советы Өлкәннәр көне алдыннан өлкән яшьтәге кешеләргә бик яхшы бүләк ясаган. Алар ПАТПның иң уңайлы автобусында Болгарга сәяхәт кылып кайткан.
Бу сәяхәтне ветераннар советы «Грант-вояж» турагентлыгы, ПАТП һәм «Табигать байлыклары» МУП ярдәме белән оештырган. Татар халкының тарихи мирас үзәге - яңадан торгызылган Болгарга бару ветераннар өчен чын бәйрәмгә әйләнгән. Искиткеч зур яңарыш алган Болгар аларны археологик һәм төзелеш эшләре белән генә түгел, ә Европадагыча чисталыгы һәм хезмәт күрсәтүе белән дә таң калдырган.
Әлеге тарихи урынга экскурсия оештыручыларга өлкәннәрнең рәхмәте чиксез зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев