Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүләкләү

Яшел Үзән муниципаль район Советының XVI сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәттә аеруча уңышларга ирешкән алдынгыларга хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарәне торгызуда һәм үстерүдәге шәхси өлеше өчен, Күгеш авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин Илдар Гомәр улы «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде....

Яшел Үзән муниципаль район Советының XVI сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәттә аеруча уңышларга ирешкән алдынгыларга хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарәне торгызуда һәм үстерүдәге шәхси өлеше өчен, Күгеш авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин Илдар Гомәр улы «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде.
Биш бала табып, аларны намуслы тәрбияләгене өчен, Дәүләтшина Фирдания Габделхак кызы «Ана даны - Материнская слава» медале белән бүләкләнде.
Намуслы хезмәте, халыкка югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәткәне өчен, «Әнгам» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Миңнуллин Әнвәр Габбаз улы «Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү тармагы хезмәткәре» дигән мактаулы исем белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250