Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүләк өләшәбез, йоклап калмагыз!

Әйләнеп карарга да өлгермәдек, газета-журналларга язылу кампаниясе төгәлләнү стадиясенә кереп бара. Тагын бер ай бар-барын, язылырга онытып торучылар өлгерә әле. Халык ни өчен «Яшел Үзән»гә өстенлек бирә соң? Саимә Җәләлиева (Мулла Иле): - Чөнки район газетасы минем авылдашларым, күршеләремнең матур эшләре турында яза. Хәлим Закиров (Күгәй): - Хатыным Фирданә язылган...

Әйләнеп карарга да өлгермәдек, газета-журналларга язылу кампаниясе төгәлләнү стадиясенә кереп бара. Тагын бер ай бар-барын, язылырга онытып торучылар өлгерә әле.
Халык ни өчен «Яшел Үзән»гә өстенлек бирә соң?
Саимә Җәләлиева (Мулла Иле): - Чөнки район газетасы минем авылдашларым, күршеләремнең матур эшләре турында яза.
Хәлим Закиров (Күгәй):
- Хатыным Фирданә язылган инде әллә кайчан. Күгәй турында язмалар еш басыла, менә анысын яратып укыйбыз.

Гөлчирә Әдиятуллина (Күгеш): - 80 яшемдә инде мин, шуңа күрә күзләрем дә күреп бетерми. Әмма намаз вакытларын, җомга вәгазьләрен бастыруыгызга бик рәхмәтлемен.

Асия Кәримуллина (Олы Ачасыр):
- Гайбәтләрдән азат газета, әхлак темаларына язмалар күп бирелә. Ә бу хәзерге заман өчен бик актуаль дип исәплим.

Габделрәүф Зиннәтов (Яшел Үзән):
- Телевидение программасы уңайлы басыла.

Камилә Габитова (Васильево):
- Балалар язмаларына, шигырь язучыларга урын күп бирелә.
Сораштыруны Гүзәл Минһаҗева үткәрде.

6 июнь - Абунәчеләр көне
6 июньдә «Яшел Үзән»гә язылучылар арасында үзәк почта хезмәткәрләре газета куйган призларны - Роберт Батулланың «Сөекле пәйгамбәр» китапларын уйната. Ул затлы, аңлаешлы итеп, матур йөгерек тел белән язылган. Китап - иң зур бүләк дип, нәкъ менә шундый китап турында әйтәләр.
Газеталарга язылып, iPad оту мөмкинлеге турында yashel-uzan.ru сайтында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев